news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәфит Фәйзрахманов: Почта әйбәт эшләсә, газетага язылучылар күбрәк булыр иде

Соңгы арада районнардагы татар газеталары ябыла икән, дигән сүзләр ишетелде. Башкортстанның «Тәтешле хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире Рәфит Фәйзрахманов почта аркасында язылучылар саны кимесә дә, эшне дәвам итүләрен әйтә.

Рәфит Фәйзрахманов: Почта әйбәт эшләсә, газетага язылучылар күбрәк булыр иде
Фото: Рәфит Фәйзрахмановның Вконтакте социаль челтәрендәге шәхси битеннән

«Почта әйбәт эшләсә, язылу белән хәлләр әйбәт булыр иде. Сездә дә шулай дип беләм. «Обидно». Татарстан районнары газеталарын да карап чыктым, язылучылар саны күбрәк. Безнең газетаның тиражы – 1700 данә. Аларның 1000е – татарча, 700е – русча, чөнки безнең «дубляж» бар. Безнең районда халыкның өчтән бер өлеше – удмуртлар, русчасын алар да ала.

Гомуми тенденция бит инде, язылучылар кими. Почта безгә язылучыларны югалтырга ярдәм итә. Күп кеше: «Язылыр идек, килми бит», – диләр. Йә соң китерәләр, йә бөтенләй китермиләр. Безнең районда почта бүлеге ябылмады әле, анда почтальоннар – пенсия яшендәге апалар инде, алар да китсә…

Кайбер газеталарның үзләренең газеталарны таратучылары бар, без моңа барып җитмәдек әле. Электрон вариант дип, рекламалар ясыйбыз инде сайтка. «Эх, безнең бит, газетаны тотып, буяу исен иснисе килә», – диләр.

Әлеге моментта кешеләр җитә. Социаль челтәрләрдә эшләргә тырышкан булабыз инде, видеороликлар да ясарга тырышабыз. Видеокамера алдык. Үзем дә видеоларны ясыйм.

Газета 1935 елдан чыга. Киләсе сан – 10 000 нче була. Үлмибез әле, үзебезнең язылучыларыбыз бар», – ди ул.

Башкортстанда чыга торган татар газеталарының бүгенге хәле турында тулырак «Интертат» сайтында Гөлүзә Ибраһимова белән Зилә Мөбәрәкшина язмасында укый аласыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot