Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рафис Хәбибуллин Татарстан Рәисе ярдәмчесе итеп билгеләнде
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча элеккеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ярдәмчесе итеп билгеләнде.
Бүген аны Татарстан Хөкүмәт йортында республика Рәисе катнашындагы атна саен уза торган традицион киңәшмәдә тәкъдим иттеләр.

Фото: © «Татар-информ»
Рафис Хәбибуллин 1963 елның 2 октябрендә ТАССРның Апас районы Пучинкә Енай авылында туа.
Ул СССР Эчке эшләр министрлыгының Омск югары милиция мәктәбендә һәм Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсе академиясендә укый. Аннары армиягә китә, шуннан соң үз районына милициягә хезмәткә килә.
1988 елда Хәбибуллин Чаллы криминаль милициясенең оператив бүлекчәсе җитәкчесе була.
1994 елда аны Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Үзәк аппаратына билгелиләр, ул анда әйдәп баручы оператив идарәләрне җитәкли.
2007 елга кадәр Рафис Хәбибуллин Татарстан Президентының иминлек хезмәте җитәкчесе урынбасары, ә соңыннан әлеге хезмәт җитәкчесе булып эшли. Шуннан соң Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе була, анда 16 елдан артык хезмәт куя.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз