news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Корбанны каләмдәшләре татар, казах, якут, балкар, чуваш телләрендә котлады

Кичә Филармония залында шагыйрь Рафис Корбанның 60 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе үтте.

Рафис Корбанны каләмдәшләре татар, казах, якут, балкар, чуваш телләрендә котлады
Расих Фасхутдинов

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Шагыйрь Рафис Корбанның 60 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсенә Якутия (Саха), Казахстан, Кабардино-Балкария, Чувашия республикаларының Язучылар берлеге җитәкчеләре килгән иде. Иҗат кичәсе Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында үтте һәм «Татар-информ» аңа онлайн-трансляция ясады.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан сәнгать эшлеклесе, балалар шагыйре Рафис Корбан 2012-2016 елларда Татарстан Язучылар берлеген җитәкләде. 2015 елда шагыйрьнең «Рафис Корбан шигырьләре» исемле китабы (Казан: Татар китап нәшрияты, 2013 ел.) Г.Тукай премиясенә дә тәкъдим ителгән иде. 2016 елның июнендә Татарстан Язучылар берлеге корылтаенда берлек җитәкчесе итеп күпчелек тавыш белән аның урынбасары, драматург Данил Салихов сайланды.

Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова шагыйрьгә Президент Рәхмәтен ирештерде. Рафис Корбанны каләмдәшләре – өлкән буын язучылар Разил Вәлиев, Ренат Харис, Роберт Миңнуллин, Гәрәй Рәхим, Зиннур Мансуровлар котлады. Каләмдәшләре Рафис Корбанның чиста күңелле, туры сүзле, ихлас кеше булуына басым ясады.

Сәхнәгә чыгучылар Рафис Корбанның төрки халыклар кебек күчмә холыклы кеше булуын шаяртып искә алды. Аның күп урыннарда эшләвен мисал итеп китерделәр һәм Рафис Корбанның кайда гына эшкә урнашса да, кочак җәеп каршы алынуын әйттеләр. Рафис Корбан эшчәнлеген Буа район газетасында корреспондент булып башлап, Татарстан радиосында, Татарстан китап нәшриятында, “Әкият” татар дәүләт курчак тетарында, “Сабантуй” газетасында, Татарстан Язучылар берлегендә һәм башка бик күп җирләрдә эшләргә җитешкән язучы. Аның төрле чордагы һәм төрле эш урыннарындагы хезмәттәшләре сәхнәгә чыгып котладылар һәм истәлекләре белән уртаклаштылар.

Ярты ел чамасы күренмәгән Рафис Корбан төрле тугандаш халыклар шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп, саллы гына шигырь китабы әзерләгән икән. Иҗат кичәсендә сәхнәгә күтәрелгән котлаучылар - каләмдәшләре һәм сәнгатькәрләр Рафис Корбан китабына ия булды.

Иң күңеллесе – Рафис Корбанны котларга аның төрки республикалардагы каләмдәшләре килгән иде. Казахстан язучылары Галим Жайлыбай, Касымхан Бегмановларның, Кабардино-Балкариядән Муталип Беппаевның, Якутиянең халык язучысы Иван Мигалкинның, Чувашиядән Валерий Тургай белән Юрий Семендарның килүе юбилярның ни дәрәҗәдә хөрмәткә лаек зат булуын раслый.

Татарстанның Кайбыч районы белән чиктәш булган чуваш авылында туып үскән шагыйрь Чувашия Язучылар берлеген ун ел җитәкләгән халык язучысы Валерий Тургай сәхнәдән: “Әйдә, Рафис, без сине Чувашиягә алабыз, безгә энергияле, актив кешеләр кирәк”, - диде. Халыкның рекламасыз да зал тутырып килүенә һәм беренче тәнәфестән соң кайтып китмәвен искә алсак, Рафис Корбан татарның үзенә дә кирәк әле.

Кичәнең бер үзенчәлеге - котлауларны Рафис Корбан бертуган абыйсы, шәхси эшмәкәр Равил Корбанов бизәкләп ясап биргән агач кәнәфигә утырып кабул итте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100