news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Корбан татар җәмәгатьчелеген Муса Җәлилнең оныгы Камил белән таныштырды

Язучының Җәлилгә багышланган «Ватан» романы тәкъдим ителде.

Рафис Корбан татар җәмәгатьчелеген Муса Җәлилнең оныгы Камил белән таныштырды
Рамил Гали

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Язучы Рафис Корбан татар җәмәгатьчелеген Муса Җәлилнең оныгы Камил белән таныштырды. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә язучының «Ватан» романы тәкъдим ителде.

Рафис Корбанның «Ватан» романы герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәм «Идел-Урал» легионы сугышчыларының тиңдәшсез батырлыгына багышланган. Роман «Казан утлары» журналында басылгач ук укучыларның игътибарын җәлеп итте, әдәбиятчыларның уңай бәясен алды.

Җәлил турында моңарчы язылган әсәрләрдән аермалы буларак, роман шагыйрьнең гаилә хәле турында яңа мәгълүматлар бирелү белән кызыклы. Китап кичәсе үзе дә Муса Җәлилнең төрле гаиләләреннән туган балалары тәкъдим ителү белән игътибарга лаек. Сәхнәгә Муса Җәлил белән Раузадан туган Альбертның улы Камил чыгып әлеге китапны ошатуы турында әйтте. Видеоязма аша Муса Җәлил белән Зәкиянең уртак кызы Люция һәм Люциянең кызы Лилиан үзләре белән таныштырды.

Кичәдә тарих фәннәре докторы, академик Искәндәр Гыйләҗев һәм тарих фәннәре кандидаты, Россия хәрби-тарихи академия мөхбир әгъзасы Рөстәм Гайнетдинов, әдәбиятчы галим, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин катнашты.

«Тарихчылар төгәл фактлар белән генә эш итәләр һәм шул фактлардан читкә китә алмыйлар. Тарихи романның вазифасы башкарак. Ә Рафис Корбан, тарихи роман язучы буларак, тарихи фактларга таянып, „Бүгенге көн күзлегеннән без Икенче бөтендөнья сугышына һәм Муса Җәлил батырлыгына һәм ничек карыйбыз?“ дигән сорауларга җавап бирде. Мин аның тарихи романга җитди карашын, фактларны өйрәнүен билгеләп үтәр идем», — диде Искәндәр Гыйләҗев.

«Идел-Урал» легионы тарихын өйрәнгән галим Рөстәм Гайнетдинов та кичә барышында үз тикшеренүләре белән таныштырды. Галим Рафис Корбанның яңа әсәрен югары бәяләде. «Соңгы елларда бу темага әсәрләр чыкты, киносценарийлар да булды. Ул әсәрләр арасында фактлардан ерак киткәннәре дә бар. Ә Рафис Корбан бик төгәл эшләгән, әдәби уйланулар бар, ләкин нигезе документаль булып калган», — диде ул.

«Романга Муса Җәлилнең өч гаиләсе турында мәгълүмат кергән. Бу роман үзенең яңача карашы белән кадерле», — дип тәмамлады Рөстәм Гайнетдинов чыгышын.

Кичәдә Муса Җәлил шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Аларны күренекле җырчылар Клара Хәйретдинова, Миңгол Галиев, Илсур Сафин һәм башкалар башкарды. Тамашачы Клара Хәйретдинованың Кытайдан килгән укучысы Сью Фюйның «Җиләк җыйганда» җырын югары бәяләде. Сью Фюй җырны бер акцентсыз чиста татар телендә башкара алды.

«Ватан» романы 1000 данә тираж белән шәхси нәшриятта басылган. Аны фойеда сатып алу мөмкинлеге бар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100