news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Корбан Мөдәррис Вәлиев исемендәге премия булдырырга тәкъдим итте

Рафис Корбан Мөдәррис Вәлиев исемендәге премия булдырырга тәкъдим итте
Рамил Гали

«Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире, язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбан Мөдәррис Вәлиевнең исемен мәңгеләштерү буенча эшләр башкарырга кирәклеген әйтте.

«Мөдәррис Вәлиев исемендәге премия булдырсак, ул лаеклы премия булыр иде. Иң әйбәт китапларга, иң зәвыклы полиграфия эшчәнлегенә, китап авторлары, рәссам-бизәүчеләренә һ.б. шушы премияне тапшырып булыр иде. Мәңгеләштерү мәсьәләсен хәл итәргә тиешбез. Бу – сүз генә түгел, эш тә булыр иде», - диде ул әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь, нәшир, педагог, җәмәгать эшлеклесе Мөдәррис Вәлиевне искә алу кичәсендә.

Рафис Корбан әйтүенчә, Мөдәррис Вәлиев аны кулыннан җитәкләп, әдәбият дөньясына алып килгән. «Ул мине «Татарстан яшьләре»нә язарга эшкә чакырды. Зур рәхмәт аңа. Мөдәррис бик кешелекле, изге күңелле, кешеләргә карата яхшы мөгамәләдә иде. Мәкаләләрен язганда да мөмкин кадәр яхшы итеп, теге яки бу кешегә ничек ярдәм итәргә була – шул турыда уйлап яза иде. Без аның белән «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә бер бүлмәдә мәкаләләр яздык», - дип искә алды ул.

Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент, Татарстанның атказанган укытучысы Рәсимә Шәмсетдинова Мөдәррис Вәлиев укыган Әлки районы Алпар гомуми урта белем бирү мәктәбенә аның исемен бирергә кирәк, дип саный.

«Мөдәррис Вәлиев исемен мәңгеләштерү мәсьәләсен беребез дә үтәгәнебез юк, безгә аны эшләргә кирәк. Авылындагы мәктәпкә Мөдәррис Вәлиев исемен бирү мәсьәләсен Мәгариф министрлыгы каршында куячакмын. Бу мәктәп аның исемен йөртергә тиеш. Педпрактиканы да шушы туган мәктәбенә кайтып үткән иде бит», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100