news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Корбан белән Илгиз Закировның «Бетмибез» җыры «III Яңа татар җыры»нда җиңде

Быелгы бәйгегә 200 җыр килеп ирешкән.

Рафис Корбан белән Илгиз Закировның «Бетмибез» җыры «III Яңа татар җыры»нда җиңде
Салават Камалетдинов

Рафис Корбан сүзләренә һәм Илгиз Закиров көенә язылган «Бетмибез» җыры «III Яңа татар җыры» бәйгесендә 1нче урын яулады. Җырны Рөстәм Насыйбуллин башкарды. Иҗатчылар 200 мең сум премия белән бүләкләнде.

18 мартта «Пирамида» концертлар залында «III Яңа татар җыры» бәйгесенең гала-концерты узды. Ваһапов исемендәге татар мәдәниятен үстерү фонды директоры Рифат Фәттахов быелгы бәйгегә 200 җыр килеп ирешкәнен белдерде. Шуларның жюри тарафыннан сайланып алынган уналтысын танылган җырчылар гала-концертта башкарды. Сәхнәдән шулай ук алдагы елларда җиңгән һәм хитка әверелгән җырлар да яңгырады.

Быелгы бәйгедә 2нче урынны ике җыр бүлеште. Беренчесе - Хәйдәр Әхмәтшин сүзләренә һәм Риваль Хисмәтуллин көенә иҗат ителгән «Сириннәр» җыры. Аны Артур Шөгаепов башкарды. Икенчесе – Фәридә Галиәхмәтова сүзләренә һәм Чулпан Зиннәтуллина көенә язылган «Мин синең кыргый гөлең» җыры. Җырны Татарстанның атказанган артисты Иркә башкарды. Авторлар 150 мең сум премия белән бүләкләнде.

Өченче урынга да ике җыр лаек булды. Алар - Фәнәвис Дәүләтбаев сүзләренә һәм Инсаф Хәбибуллин көенә язылган «Казаным» җыры, Гөлсимә Зиннәтуллина сүзләренә һәм Рәис Ханнанов көенә язылган «Кайтыр юлым бар» җыры. Авторлар 100 мең сум премия белән бүләкләнде.

Быелгы бәйгедә яңа патриотик җырларны барлау максатыннан «Ил дәшкән чагында» дип аталган номинация кертелгән. Ике җыр беренче урынны һәм 200 мең сум премияне бүлеште. Аларның ияләре - «Ил дәшкән чагында» җырының авторлары Алсинә Сәләхова һәм Азат Хәлимов, «Язлар быел сары түгел» җырының авторлары Рәфкәт Шаһиев һәм Марат Галимов.

«Иң яхшы балалар җыры» номинациясендә өч урын бирелгән. Беренче урынны һәм 150 мең сум премияне «Бишек җыры» өчен Рамис Аймәт белән Айгөл Софийская алды. Икенче урынны һәм 100 мең сум премияне «Туган җирем» җыры өчен Лилия Гыйбадуллина белән Гөлназ Закирова алды. Өченче урынга һәм 75 мең сум премиягә «Ташбака җыры» лаек булды. Авторлары - Люция Әблиева һәм Эльвира Нигъмәтуллина.

«Буыннан-буынга» номинациясендә ике җыр җиңде. «Гозер» җыры авторлары - Ринат Мөслимов һәм Мәсгут Имашев. «Авылым» җыры авторлары - Рүзәл Минһаҗев һәм Илвир Габдрахманов. Аларга һәр җыр өчен 50 мең сум премия бирелде. Тагын дүрт җырга 50 мең сум күләмендә махсус премия тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100