news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Корбан балалар язучылары иҗатын тәнкыйтьләде

Рафис Корбан балалар язучылары иҗатын тәнкыйтьләде

Татарстан Язучылар берлегендә үткәрелгән әдәби ел йомгакларында язучы, балалар шагыйре Рафис Корбан балалар өчен чыккан китапларны тәнкыйтьләде.

«Балалар әдәбияты турында чыгыш ясар өчен Татарстан китап нәшриятыннан соңгы ике елда чыккан китаплар турында белешкәч, балалар әдәбияты редакциясе нигездә мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен китаплар чыгаруга күчкән икән, дигән нәтиҗә ясадым», – дип башлады ул чыгышын.

Рафис Корбан Татарстан китап нәшриятында басылган Әлфия Әбдерәшитованың «Тылсымлы дөньяда», Лилия Нурлы-Нуриеваның «Дәү әнидә кунакта», Таһир Шәмсуаровның «Җырчы чикерткәләр», Резеда Фәрхетдинованың «Урам керми уйга», Вазыйх Фатыйховның «Киез итекле каз», Фирдәвес Әһлиянең «Әнием ачкычы», Нәкыйп Каштановның «Кем хәйләкәррәк?», Айсылу Имамиеваның «Швециядән килгән Эрик», Флёра Мәрдәнованың «Гармунчы бакалар», Гөлнара Хәйдәрованың «Аю баласы Тәп-Тәп» китапларын мисалга китереп сөйләде.

Ул кайбер авторларның ашыгып эшләвен, редакторларның да карап бетермәвен әйтте. Балалар шагыйрьләре Йолдыз Шәрәпованың «Тәмле сүзләр» һәм Ленар Шәехнең чыккан «Алдамыйм! Не лгу!» китабы аеруча тәнкыйтькә эләкте.

«Заманча, көн кадагына суга торган темалар. Ләкин минем күңелдә шигырьләрне укудан бернинди дә шатлык хисе тумады. Ничектер коры шигырьләр. Җырлап тормый торган. Кытыршы. Артык акыллы итеп язылганнар. Балаларга хас шаян-шуклык юк», – ди Рафис Корбан Йолдыз Шәрапованың яңа китабына кергән шигырьләр турында.

«Инде китапка исем биргән «Алдамыйм» дигән шигырьгә килсәк, анысын бөтенләй «шигырь булудан ерак» дип әйтергә ярый торгандыр. Монда хайваннар, кош-кортлар, Ленар белгән бөтен тереклек ияләренең ни эшләве санап чыгыла. Попугай – сөйләшә, Арслан – көрәшә, Көнгерә – сикереп йөгерә, Боланнар – чабалар, Шөпшәләр – чагалар, Зубрлар – сөзәләр, Балыклар – йөзәләр... Барысын да санап чыгыйммы, әллә җитеп торырмы? Менә шулай санап килә-килә дә, Бегемотның ни эшләгәне белән бетә. Нишли дисезме? Бегемот, бегемот – беркемгә тими, вот!.. Ә шигырь кайда?» - ди Рафис Корбан Ленар Шәех китабын анализлап.

«Татар балалар әдәбияты авторларга һәм әсәрләргә бай дисәк тә, соңгы елларда балалар әдәбиятына яшь язучылар килмәве күңелне борчый», – ди Рафис Корбан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100