news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Корбан балалар язучыларын бәяләү җитми дип саный

Аның фикеренчә, язучы-шагыйрьләргә дәүләт игътибар итәргә тиеш.

Рафис Корбан балалар язучыларын бәяләү җитми дип саный
Рамиль Гали

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Балалар шагыйре Рафис Корбан балалар өчен язучыларны бәяләп бетермиләр дигән фикердә. Бу хакта ул “Татар-информ”да узган түгәрәк өстәлдә әйтте.

“Балалар өчен язу ни өчен кызык түгел? Бик талантлы, дөнья күләмендә исем алган язучыларыбыз бар – Роберт Миңнуллин, Рафаэль Газизов. Бездә балалар өчен язучыларны кызыксындыру һәм аларның эшләрен күрү, бәяләү җитеп бетми”, - дип саный ул.

Шагыйрь фикеренчә, Тукай премиясен дә Роберт Миңнуллиннан соң алган балалар язучысы юк.

“Лаеклылар юкмени? Резеда Вәлиева, Мәрзия Фәйзуллина, Рәшит Бәшәрне тәкъдим итеп карадылар. Йөзгә кызыллык китерми торган яшьләребез дә бар. Балалар язучыларына игътибар булырга тиеш. Алар бик аз. Киләчәктә ул бетәчәк. Тагын да шул Габдулла Тукай һәм Абдулла Алишка гына ябышып калачакбыз, - ди шагыйрь.

Рафис Корбан сүзләренчә, әлеге мәсьәләгә җәмәгатьчелек, хөкүмәт, дәүләт тарафыннан игътибар булырга тиеш.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100