news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рафис Корбан Алиш премиясен халыкара дәрәҗәгә күтәрергә тәкъдим итә

Рафис Корбан Алиш премиясен халыкара дәрәҗәгә күтәрергә тәкъдим итә
фото: Рамил Гали/архив

Рафис Корбан балалар әдәбияты өчен бирелә торган Алиш исемендәге әдәби премияне халыкара дәрәҗәгә күтәрергә тәкъдим итә.

«Миннән шундый тәкъдим – Алиш премиясен халыкара дәрәҗәгә күтәрергә кирәк. Монда төрки язучылар да, башкалар да катнаша ала – китапларын безнең Берлеккә җибәрергә тиеш булалар. Без бер премияне халыкара итеп, берсен үзебезнең язучыга бирәбез», – диде ул Татарстан Язучылар берлегенең идарә утырышында Берлекнең Балалар әдәбияты остаханәсе җитәкчесе буларак.

Рафис Корбан фикеренчә, Алиш премиясенең дәрәҗәсен күтәрү халыкара аралашуларны көчәйтәчәк.

  • Алиш премиясе - Татарстан Язучылар берлегенең балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлар өчен бирелә торган премия. Ул 1996 елдан бирле тапшырыла.
  • Алиш исемендәге премиягә 38 язучы һәм 6 оешма лаек булган.
news_right_1
news_right_2
news_bot