Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рафис һәм Физилә Сафиннар: Тормышыбыз кешенекеннән ким булмасын дип яшәдек
Кеше гомерен юкка гына табигать фасыллары белән чагыштырмыйлардыр. Һәр фасылның матурлыгы булган кебек, кеше гомеренең һәр чорының да үз матурлыгы бар. Бай тормыш тәҗрибәсе туплап, йөзендәге һәр җыерчыгы саен мөлаемлылык, якты нур бөркелеп торган әби-бабайларны күрәсең дә: «Их, шулай матур картаерга насыйп булса иде!» – дип уйлап куясың.
(Казан, «Татар-информ», «Яңарыш», Гөлнара Вәлиева) Ижауда яшәүче Рафис һәм Физилә Сафиннар гаиләсе белән танышкач та, шундый уйлар туды миндә. Алар 60 ел матур гомер кичергәннәр. Тормыш юллары бик күп шатлык-сөенечләрне дә, күз яше тулы вакыйгаларны да үз эченә алган.
60 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә – үзе бер мәртәбә! Аларның икесенең дә балачагы, яшьлекләре авыр елларга туры килә. Тормышлары җиңелдән башланмаса да, зарланырга күнекмәгән алар. Үзләре әйтүенчә, һәр эштән тәм һәм ямь табып, тормышның кадерен белеп яшиләр.
Рафис абый: «Гомерем тәгәрмәч өстендә узды», – ди. Ул 1941 елда Ижауда туган. Тик әтисе сугышка киткәч, әнисе 4 баласын алып, Минзәлә районы Гөлек авылына күченә. Рафис абый - төпчек бала.
«Минем 2 абыем (алар вафат инде), апам (93 яшь) бар. Әти сугыштан кайтып, башка гаиләгә чыгып киткән. Армиягә киткәнче утын ягып эшли торган «ЗИЛ» машинасында шофер булып эшләдем. Хәрби хезмәткә алынгач, командирны йөртергә туры килде. Украинада Первомайский шәһәрендә хезмәт иттем. Аннан Тольяттига кайтып, шунда эшли башлаган идем, абый: «Бөтен туганнар Ижауда. Әйдә, монда кайт», –дип чакыргач, бирегә кайттым. Автобус паркына эшкә урнашып, 11нче, 1нче автобусларда эшләдем. «Востокхимзащита» оешмасында химик материаллар белән эшләргә дә туры килде. Машинага 15 яшьтән утырдым, 70 ел тәгәрмәч өстендә. Физилә белән кавышкач, 2 ел фатирдан-фатирга йөрдек. Аннан эш урыныннан фатир бирделәр. Лаеклы ялга чыккач та эшләдем. Хезмәт стажым – 46 ел. Авылда эшләвем турында белешмә алып килгән идем: «Синең монда күпкә китә, 50 елдан арта, дип, бер белешмәне санап та тормадылар. Аллаһыга шөкер, пенсия зарланырлык түгел. Икебез дә авыл балалары бит. Үз йортыбыз белән яшисе, шәхси йортка күчәсе килде. 1999 елда фатирны йортка алыштырдык», – ди.
Рафис абый! Сез бер-берегез белән гел бер төсле. Ничек табыштыгыз?
Мин аны бер күрүдә ошаттым. Үзенең гүзәллеге, тыйнаклыгы белән ул мине үзенә җәлеп итте. Автобуста эшләгәндә Физиләне күзәтеп йөрдем. Кичләрен сәпидкә утырып, аның янына бара идем. Ул пластинкалар куеп, мине җырлата. 5 ай йөргәч, кавыштык. Әби мәрхүм мине бик яратты. «Кияү, мине үзең җирлә», - дип васыять итеп калдырды. Менә шулай тормыш йөген акрынлап тартабыз.
Хәзерге вакытта сез дин юлында. Рафис абый, дингә ничек кердегез?
– Намазга басканыма 6 елдан артыктыр. Җизнәй намаз укый иде. Ул: «Каениш, өлкәнәеп барасың, әллә намазга басасыңмы?» – диде. Шуннан китаплар алып, үзлегемнән өйрәндем. Әни авылда абыстай иде. Мин дә хәзер 5 вакыт намазда. Мәчеткә атна саен сәдака бирергә, гает намазларына йөрим. Мәчеттә вәгазьләрне татарча укуга күбрәк вакыт бирелсә, тагын да яхшырак булыр иде.
Сезнең тормыш девизыгыз?
– Тормышыбыз кешенекеннән ким булмасын дип яшәдек. Ким булмады да, Аллаһыга шөкер. Кешедән артмаска да, калмаска да. Уртада барсаң, иң яхшысы. Кеше үзен, бер-берсен, туганнарын, күршеләрен хөрмәт итсен. Тапкан мал, хезмәт хакыбыз гел уртак булды.
Гаиләгездә кем баш?
Физилә апа: Рафис ничек әйтә, шулай инде. Әйтик, мал алганда. Рафис зурракны алыйк, ди. Мин кечкенәрәкне алыйк, димен. Әлбәттә, аныңча була. Мин аңа авыр булмасын дип тырышам.
Рафис абый: Мал белән хәрәкәтләнәсең: ашатырга, тирес түгәргә кирәк. Янына чыгып юанасың, киләчәккә өмет белән яшисең. Күзәтүемнән чыгып әйтә алам, хәрәкәт булмагач, фатирда яшәүчеләрнең гомерләре кыскарак. Шәхси йортта эш гел килеп чыгып тора ул, гел хәрәкәттә, Аллаһка шөкер. Машина белән дә җилдертәм әле: Тимерьюлчылар мәдәният йортына «Яңарыш»ны алырга, «Алма» кибетенә йөрибез. Гаиләбездә эш бүлешү юк. Бүрәнәнең бер башыннан мин тотсам, икенче башыннан – Физилә. Яшьрәк чакта 3 бакча тоттык. Анда йортларны бергәләп төзедек. Аллаһка шөкер, күңелле яшибез. Тормыш гел майлы гына булса, күңелле дә булмас иде. Ачысын да, төчесен дә күрдек. Бергә булуның кадерен яши-яши аңлыйсың, өлкәнәйгәч, бер-беребезгә терәк.
Яшьләргә киңәшләрегез?
– Тормышта төрле хәлләр була. Әмма үзеңне тота белергә, тормыш юлдашыңны хөрмәт итәргә, үпкә сакламаска, әгәр дә шунда ук килешә алмасагыз, бер-береңә «суынырга» ирек бирергә кирәк. Аннары ачу-үпкәләрне онытып, бер-берең белән тыныч кына сөйләшү хәерле. Әйткәләшсәң дә, бергә кочаклашып ятып йокла, иртән эшкә чыгып китәсең дә, эштән кайтуга, барысы да онытыла. Заманасы башка, кешеләр үзгә хәзер. Бүгенге яшьләрнең барысы да бар: фатир, машина, кияргә кием, ашарга ризык. Тормышлары җитеш булгач, күңелләренә шайтан керә, күрәсең: гаилә кыйммәте югала, арага хыянәт керә, шуңа аерылышулар күп. Туганнар да хәзер бик үзгәрделәр. Туганны туган итмиләр. Кунакларга йөрешүләр бетте. Юбилейларда, җеназада гына очрашалар. Туганлык, күршелек юк. Капка төбендә кич утырулар бетте. Күршеләр бер-берсенә сәлам дә бирми.
Физилә апа: «Хәзерге яшьләргә барысы да әзер булсын. Хатын-кыз иргә буйсынмый. Бу исә ата-ананың баланы өф-өф итеп үстерүеннән дә киләдер. Элек әти-әни безгә сабак итеп: «Баргансың, тор. Без сине көчләп бирмәдек», – дия иделәр. Хәзер исә кызы әнисенә зарланса: «Кайт, балам, кайт», – диләр.
Ә сез 60 ел бергә яшисез...
Аллаһка шөкер, тормышымнан зарланмыйм. Рафис акыллы тормыш юлдашым булды. Мин аны хезмәт сөючән, тырыш, өлкәннәргә һәм яшьләргә ихтирамлы булганы, киңәшләшеп эшләве, дөрес үгет-нәсыйхәт бирә белгәне өчен хөрмәт иттем. Бергәләп ял да итәргә йөрдек. Ирем машина йөртүче булгач, кая гына алып бармады. Балачакта авылдан чыккан да юк иде. Тумышым белән Сокманнан. Мин 4нче сыйныфта укыганда, әтине Яңавыл мәктәбенә эшкә чакыргач, без шунда күчендек. 7нче сыйныфтан соң, укуымны Иж-Бубый мәктәбендә дәвам иттем. Мәктәпне тәмамлап, Ижауга килеп эшкә урнаштым. 8 ел «Мотозавод»та – монтажчы, аннан «Ижсталь»дә эшләдем. Хәзер, Аллаһка шөкер, тормышыбыз җитеш. Рафис абыегыз белән тигезлек, сәламәтлек кирәк. Еллар үткән саен бер-береңә хөрмәт арта гына бара. Улыбыз, онык-оныкчыкларыбыз хәл белешеп торсалар, шул җиткән. Калган гомерне тынычлыкта үткәрергә язсын. Рафис һәрчак тормышыбыз матур, рәхәт булсын, дип тырышты. Мин аңа бик рәхмәтлемен!
Рафис абый: «Шулчаклы рәхәт яшәдек. Татар хатын-кызларына гына хас булган сабыр холыклы, киң күңелле, гадилеге белән күпләрне сокландыра торган, туган җанлы, чибәр, тырыш Әби мине бик яратты. «Кияү килде, чәй кайнаганмы?» – дип кенә тора иде. Туганнар белән аралашып яшәү – анысы зур шатлык түгелме? Можгадан кайтканда да, Физиләнең Әгерҗедәге апаларына кереп, калган ашларына кадәр ашап чыга идем. Әле юбилейда да Рафис абыйның иң яраткан ризыгы ни дигәч, апаның малае «Калган аш» дип көлдерде. Без туганнарны, алар безне хөрмәт итеп, тату яшибез.
Шушы көннәрдә Рафис абыйга 85 яшь тулган. Сөбханаллаһ, бүгенге көндә дә алар тырышып дөнья көтәләр. Яз җитүгә икәүләшеп бакча эшләренә тотыналар. Ел саен иткә дип, мал алып, шуны үстерәләр. Йортларыннан бервакытта да кеше өзелми. Һәр кергән кешене чәй эчерми чыгармыйлар. Чәй эчкән арада: «60 ел бергә бәхетле гомер итүнең сере нидә?» – дип сорауга алар бертавыштан: «Бер-береңә юл куеп, сабыр итеп, киңәшләшеп яшәүдә. Үз горурлыгыңны бераз тыеп, иптәшеңнең сүзен тыңлап, киңәшләшеп яшәргә кирәк. Авырлыкларны бергә кичергәндә генә бер-береңнең кадерен аңлыйсың. Безнең дә төрле чаклар булды. Тормыш бит ул», – диләр.
Чыннан да, шул гомер эчендә ни генә кичермәгән бу ике җан. 60 ел буена шатлыклары да, кайгылары да уртак булган. Тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып 2 бала дөньяга килгән. Улы һәм кызына яхшы тәрбия, белем биреп, зур тормышка аяк бастырганнар алар. Тик, бик кызганыч, бүгенге көндә кызлары гына араларында юк. 56 яшьлек кызларын югалтуны бик авыр кичерә алар.
Арабызда ярату, тугрылык, сабырлык белән тигез гомер иткән, күпләргә өлге булырдай Рафис абый һәм Физилә апа кебек парларның булуы сөендерә. Алар тугрылык, үзара ихтирам итешү, ышаныч, бер-берсен кайгырту кебек гаилә кыйммәтләрен гомер буе саклый алганнар. 70 ел яшәгәннән соң уздырыла торган туйларын да күрергә насыйп итсен Сафиннарга. «Көн дә иртән торып, үз аякларыбызда җиргә басабыз, шушы бәхеттән Аллаһы Тәгалә аермасын! Сез дә тигез яшәгез, исән-сау йөр», – дип, изге теләкләрен теләп, озатып калдылар Рафис абый белән Физилә апа.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз