news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Хәбибуллин: Боз нык, ләкин автотранспорт белән боз өстендә йөрү тыела

Машина белән боз өстенә чыгучыларны контрольдә тоту өчен Татарстан районнарда 119 патруль төркем оешкан.

Рафис Хәбибуллин: Боз нык, ләкин автотранспорт белән боз өстендә йөрү тыела
mchs.tatarstan.ru

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Тотрыклы салкыннар урнашу сәбәпле, Татарстан сулыкларында боз ныгыган, курыкмыйча балык тотарга була. Шул ук вакытта, боз кичү урыннарыннан кала, автотранспорт белән сулыклар өстенә чыгу тыела. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләде.

«Кыш көне балык тоту — халкыбызның яраткан шөгыле. Озын ялларда боз өстенә балыкчыларның күпләп чыгуы көтелә. Тотрыклы салкыннар урнашу сәбәпле, Татарстан сулыкларында боз ныгыган, курыкмыйча балык тотарга була. Безнең контрольдә балыкчылар күп җыела торган 84 традицион урын бар. Иң мөһиме — аларны бозга автотранспорт белән чыгуларын тыю», — диде Рафис Хәбибуллин.

Балыкчылар боз өстенә машина белән чыкмасыннар өчен, җирле үзидарә органнары тарафыннан төрле киртәләр һәм постлар куелган. «Шуңа да карамастан, кайберәүләр, куркынычсызлык кагыйдәләрен санга сукмыйча, машина белән боз өстенә чыга. Тәртип бозуны булдырмас өчен, районнарда 119 патруль төркем оештырылды. Төркемнәргә 532 кеше җәлеп ителде», — диде Рафис Хәбибуллин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе сүзләренчә, транспортның боз өстендә куркынычсыз хәрәкәте өчен, Татарстанда рәсми рәвештә традицион дүрт боз кичүе ачылган. Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе аларны тикшергән һәм контрольдә тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100