news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рафис Хәбибуллин Россия янгын сүндерүчеләр көне белән котлады

Узган ел янгын сүндерүчеләр 3249 тапкыр янгын урынына чыккан, 377 кешене коткарган, шулай ук 4078 тапкыр юл-транспорт һәлакәтенә барган.

Рафис Хәбибуллин Россия янгын сүндерүчеләр көне белән котлады
mchs.tatarstan.ru

(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Рафис Хәбибуллин коллективны һәм ветераннарны Россия янгын сүндерүчеләр көне белән котлады. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Россиядә янгынга каршы көрәшнең 370 еллыгы белән иң ихлас котлауларымны кабул итегез. 1649 елның 30 апрелендә патша Алексей Романов "Шәһәр куркынычсызлыгын саклау турында"гы боерыкка кул куя – ул профессиональ янгын сагы булдыру турында беренче рәсми документ”, - дип сөйләде Хәбибуллин.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы күп еллар дәвамында Татарстан Президенты, Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән янгыннарны кисәтү системасын камилләштерү, технологияләр һәм заманча техника булдыру буенча зур эш алып барылуын билгеләп үтте.

Башкарылган эшләр республика халкын һәм территориясен 100 процентка яклауны тәэмин итәргә, шулай ук янгын чыгуга каршы йогынты ясау күрсәткечләрен яхшыртырга ярдәм итте. Узган ел янгын сүндерүчеләр 3249 тапкыр янгын урынына чыккан, уттан 377 кешене коткарган, шулай ук 4078 тапкыр юл-транспорт һәлакәте урынына барган.

Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, бүген республиканың янгын сагы FIFA 2018 футбол буенча дөнья чемпионаты кебек эре халыкара чараларда куркынычсызлыкны тәэмин итүдә мөһим урын тота.

"Хөрмәтле ветераннар, яшьләр өчен осталык чыганагы булган тәҗрибәгез, янгыннарга каршы көрәш эшенә чиксез бирелгәнлек үрнәге булганыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Бу бәйрәм көнендә күп меңләгән коллектив һәм ветераннарыбызга нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, хезмәт уңышлары, һөнәри осталык үсешен телим”, – дип йомгаклады үзенең котлавын Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot