news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Рафис Хәбибуллин район башлыкларын түбәләрдән карны чистарту эшен оештырырга чакырды

Синоптиклар 31 гыйнварда һәм 1 февральдә Татарстанда җепшек кар явар дип фаразлый.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин район башлыкларына хат юллаган.

Хатта түбәләрдән кар һәм боз катламы төшәргә мөмкин урыннарны тикшерергә, халыкны түбәдән кар төшү куркынычы булуы турында кисәтергә һәм коммуналь хезмәткәрләр белән юлларны һәм йорт түбәләрен кардан һәм боз катламыннан арындыру эшләрен оештырырга тәкъдим ителгән.

Моннан тыш, Рафис Хәбибуллин янгын сүндерү машиналары өчен үтәли юлларны вакытында чистартуга аерым игътибар бирергә тәкъдим итте.

Соңгы вакытта республикада кар күп яуды. Көн җылыткач, түбәләрдә җыелган кар күпләп төшеп, кешеләрне имгәтергә мөмкин. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе Татарстанда яшәүчеләргә урамда игътибарлы һәм сак булырга, йортлардан ераграк йөрергә һәм алар янәшәсендә машиналарны калдырмаска киңәш итә.

Синоптиклар 31 гыйнварда һәм 1 февральдә Татарстанда җепшек кар һәм һава температурасы 0 градустан югары булуын фаразлый.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100