news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Хәбибуллин коткаручыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Котлавында ул хәзерге хезмәткәрләргә һәм ветераннарга гына мөрәҗәгать итеп калмады, ә вазыйфасын башкарганда һәлак булганнарны да искә алды

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Һөнәри бәйрәм – РФ Коткаручысы көне уңаеннан, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе башлыгы – ТР буенча ГО эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры генерал-майор Рафис Хәбибуллин хезмәткәрләренә котлау белән мөрәҗәгать итте.

“Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Сез республика җитәкчелеге һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ышанычын тулысынча аклап, гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм вакытында аларга бәйле чараларны күрү буенча куелган бурычларны намус белән башкарасыз. Бу төрле вакытта, төрле шартларда, күп очракта тормышны куркыныч астына куеп, безнең хезмәттәшләр – янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, ГИМС һәм Госпожнадзор инспекторлары - башкара торган көндәлек авыр эш. Сезнең җиңел булмаган хезмәтегезгә, меңләгән коткарылган язмышлар өчен һәрвакыт бүләк буларак, җәмгыятьнең рәхмәте һәм хөрмәте хезмәт итә.

Җитди, масштаблы мәсьәләләрне чишү шәхси батырлыкны, югары профессиональ әзерлекне, карарны тиз арада кабул итә белү генә түгел, ә эшне үсешнең перспектив юнәлешләрендә активлаштыруны таләп итә.

Республика җитәкчелеге ярдәмендә без заман белән бергә атлавыбызны дәвам итәбез. Татарстан коткаручыларының һәм янгын сүндерүчеләренең тәҗрибәсе юкка гына Россиянең башка төбәкләрендә дә актив рәвештә кулланылышка кертелми.

Киләсе 2013 нче елда республика алдында - зур һәм җаваплы миссия. Безнең коллективның бар көче Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы әзерләү һәм уздыру куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәледерелгән. Планетаның студентлар уеннарын уздыру хөрмәте – ул Универсиада катнашучылары һәм кунаклары тормышы һәм сәламәтлеге өчен зур җаваплылык та. Европа дәрәҗәсендә иминлекне тәэмин итү – зур халыкара спорт чарасын уздырганда, FISU таләпләренең берсе.

Болар барысы мөмкин булган кризислы ситуацияләрне фаразлау мәсьәләсенә тагын да системалы рәвештә якын килергә һәм аларның барлыкка килү мөмкинлеген киметү буенча оптималь карарлар кабул итәргә ярдәм итәчәк.

Инде бу юнәлештә күп эшләнде, без сәламәтлек саклау органнарыннан хезмәттәшләребез белән бергә барлык булган һәм мөмкин булган хәвеф-хәтәрләрне бетерергә, спорт чаралары лаеклы рәвештә, югары дәрәҗә иминлектә узсын өчен, бар көчебезне куячакбыз, дип уйлыйм.

 

Бу бәйрәм көнендә һәрбер кеше вазыйфасын башкарганда, үз тормышы бәрабәренә башка кешеләрнең тормышын саклап кала алган, һәлак булган хәрби дусларыбызны да искә алырга тиеш.

Шулай ук рәхмәт сүзләре белән бәһасез тәҗрибәләре яшьләр өчен лаеклы үрнәк һәм һөнәри осталык чыганагы булып хезмәт иткән безнең кадерле ветераннарыбызга мөрәҗәгать итәм.

Һөнәри бәйрәмегез – РФ Коткаручысы көне һәм Яңа ел белән иң ихлас котлауларны кабул итегез! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек, тормышыгызда һәм ТР иминлеге өчен хезмәтегездә алдагы уңышлар телим”, - диелә котлауда.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100