Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рафис Хәбибуллин халык язгы ташуга әзерлек эшләрен оныта башлады дип саный
«Авылда яшәүчеләр гел үзләрен үзе коткаралар иде — су агу каналларын булдыру, вакытында кар көрәү кебек эшлә… Әгәр берни эшләмәсәң, билгеле, су басарга мөмкин инде», — дип кисәтте министр.
(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министры Рафис Хәбибуллин фикеренчә, хәзер күпләр профессиональ коткаручыларга ышанып, язгы ташу алдыннан үзләре дә башкара алырлык чараларны күрми.
«Авылда яшәүчеләр гел үзләрен үзе коткаралар иде — су агу каналларын булдыру, вакытында кар көрәү кебек эшләр… Әгәр берни эшләмәсәң, билгеле, су басарга мөмкин инде. Элек интернет булмаганда, зарланырлык урын юк иде, көрәк аласың да чыгасың. Ә хәзер суны суыртыгыз, коткарыгыз… Без барабыз инде, коткарабыз, ләкин үзеңне коткару эшен оныта башладылар», — диде министр.
Рафис Хәбибуллин республикада язгы ташуга әзерлек югары дәрәҗәдә булуын әйтте.
«Язгы ташуга әзерлек чаралары көздән үк башлана. Елга юллары ачыла, корылмалар төзекләндерелә. Кайбыч районында күпер аркасында проблемалар булачагын сентябрьдә үк фаразлаган идек. Без ул торак пунктларны беләбез, шуңа вакытында постлар, суга керергә ярамый дигән аншлаглар куябыз», — диде.
Министр сүзләренчә, быел язгы ташу иң куркыныч сценарий буенча килгәндә 200 дән артык авылны су басарга мөмкин. Ләкин бүгенге һава торышын исәпкә алганда, әлегә хафаланырлык урын юк.
«Төнлә салкын, көндез генә җылы булса, зур проблемалар күрмибез. Төнлә җылы булса гына проблемалар булуы бар», — диде Хәбибуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз