Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рафис Борһановның төп йортында яшәүче киленнәре аның турында фикерләрен әйтте
Киленнәре Рамилә фикеренчә, Рафис Борһанов - эшен җиренә җиткереп эшләүче, тырыш кеше.
(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның төп йортында – Мөслим районы Вәрәшбаш яшәүче киленнәре Рамилә ханым “Татар-информ” хәбәрчесенә Рафис Борһановның авылга мөнәсәбәте, яшь чагы, сыйфатлары һәм яңа вазифасы турында фикерләре белән уртаклашты.
“Рафис төп йортына сирәк кайта. Ул ике елга бер генә кайтырга мөмкин. Кызганыч, атна саен кайтып йөри алмый, чөнки эше күп. Әнисе Асия апаны ел саен, машина биреп, авылга кайтарта. Рафис авылын ярата, кайткач, беренче чиратта, зиратка бара, чишмәләрне карый. Чынлыкта аннан ярдәм сораганыбыз юк, әмма ул каршы килмәс кебек. Туганнарын бик ярата, хөрмәт итә. Авылдашлар да Рафис турында яхшы фикердә. Олырак кешеләр әтисе Тимерхан абыйны хөрмәт итә иде, яшьрәкләр аны депутат буларак белә”, - диде ул.
Рамилә ханым яңа мәгариф һәм фән министрының сыйфатлары турында: “Эшкә җаваплы, төпле фикерле кеше. Күп, артык сүз сөйләшми. Яшь чагында да үзенең эшчәнлеген гади “кара” эштән башлаган. Әнисе дә “майга батып кайта торган иде”, - дип әйтә. Рафис турында начар сүз әйтеп тә булмый”, - дип сөйләде.
Рамилә ханым Рафис Борһановның яңа вазыйфасы турында да фикерләрен әйтте: “Аңа бара торган эш бу. Ул бер эштән дә качмады, монысын да әйбәт кенә алып барачак”, - диде ул.
Исегезгә төшерәбез, бүген, 4 декабрь көнне, Рафис Борһанов мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнде. 2012 елдан Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз