news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Борһановны министр вазифасына билгеләүне дөрес карар дип саныйм – Камил Исхаков

"Мин Рафис Борһановны күптәннән беләм, ул төрле мәсьәләләр буенча тиешле карарлар таба белә торган кеше", - диде Камил Исхаков.

Рафис Борһановны министр вазифасына билгеләүне дөрес карар дип саныйм – Камил Исхаков
Салават Камалетдинов

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Александр Третьяков).  Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков Рафис Борһановны Татарстанның мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләүне Татарстан өчен әйбәт карар дип саный.

"Мин беркайчан да Татарстан Президенты карарларын шәрехләмим. Әмма Рафис Тимерхановичны, аның эшлекле сыйфатларын күптәннән беләм, шуңа да аны билгеләү карарын Татарстан өчен уңай дип саныйм. Рафис Борһанов – төрле мәсьәләләр буенча тиешле карарлар таба белә торган кеше. Ул бик аралашучан, тирән белемгә ия», - дип җиткерде Камил Исхаков.

Исегезгә төшерәбез: бүген Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе Рафис Борһанов Татарстанның Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100