Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рафис Борһанов яңа мәктәпләр төзү ике сменада уку проблемасын хәл итәргә булышачагын әйтте
Хәзерге вакытта 7 мәктәп һәм булган биналарга 3 янкорма төзү эше бара.
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда яңа мәктәпләр төзелеше ике сменада уку проблемасын хәл итәргә булышачак. Бу хакта Дәүләт Советының 46нчы утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.
«2018 елда республикада 5,5 мең урынга 10 мәктәп төзелеп, файдалануга тапшырылды. Хәзерге вакытта 7 мәктәп һәм булган биналарга 3 янкорма төзү эше бара. Бу объектларны ачу өстәмә 9 меңнән артык урын булдырачак», - дип белдерде министр.
Рафис Борһанов полилингваль белем бирү комплексларын төзүгә өстенлек биреләчәген әйтте. Аларда рус, татар һәм инглиз телләрендә белем биреләчәк. «Бу комплекслар республика халкының дәүләт һәм туган телләрне өйрәнүенә гарант булып торачак, һәр баланың уку траекториясен аның шәхси мәнфәгатьләре, гаилә ихтыяҗларыннан чыгып төзергә мөмкинлек бирәчәк», - диде.
Министр әйтүенчә, мондый күп телдә белем бирү комплексларын төзү кысаларында, кадрлар белән шөгыльләнү дә күздә тотылачак. Ул төзелә торган һәр яңа мәктәп, балалар бакчасына ничә педагог кирәклеге каралачагын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз