news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рафис Борһанов җәй көне юлларда һәм суда балалар иминлеген кайгыртырга чакырды

Мәгариф һәм фән министры сүзләренчә, быел Татарстан лагерьларында 220 мең бала ял итәчәк.

Рафис Борһанов җәй көне юлларда һәм суда балалар иминлеген кайгыртырга чакырды
mon.tatarstan.ru

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Кичә, 8 июньдә, Интернет буенча уздырылган республика ата-аналар җыелышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов ата-аналарны һәм педагогларны җәйге чорда балалар ялын оештыру мәсьәләсенә игътибарны арттырырга чакырды.

“Уку елы тәмамланды. Җәйге чорда балаларны сәламәтләндерү кампаниясе башланды. Бу - балаларга гына түгел, аларның ялын оештыручы өлкәннәр һәм ата-аналар өчен дә җаваплы чор. Узган атнада җәйге ял сменасын башлаган лагерьларда булдык”, - дип билгеләп үтте мәгариф министры.

Вице-премьер сүзләренчә, быел Татарстан лагерьларында 220 мең бала ял итәчәк. “Аларның ялы оешкан төстә һәм сәламәтлекләренә зыян китермичә, киресенчә, яңадан көч тупларлык итеп узарга тиеш”, - диде Борһанов.

Министр ата-аналарны юл иминлеге кагыйдәләрен һәм суда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен үтәргә чакырды. “Балалар һәрвакыт өлкәннәрдән үрнәк ала”, - дип искәртте ул.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot