news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Борһанов WorldSkills җиңүчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Татарстаннан һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионатында катнашучылар белән очрашты.

Рафис Борһанов WorldSkills җиңүчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды
Михаил Захаров

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Казанда WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты җиңүчеләре, призерлары һәм экспертлары белән очрашты. Очрашуда Татарстан вице - премьеры республика Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Рафис Борһанов очрашу башланганчы Түбән Новгород белән телекүпердә катнашуын хәбәр итте, анда киләсе елда Казанда узачак Яшь уйлап табучылар халыкара күргәзмәсенә сайлап алу туры уза. «Анда сезнең дусларыгыз – WorldSkills илкүләм чемпионаты җиңүчеләре катнаша. Бу сезнең эшне дәвам итүчеләр, - диде министр. - Сезгә һәрвакыт актив тормыш позициясе белән шөгыльләнүегезне телим. Сез осталыгыгызны арттыра торган тагын бик күп төрле шөгыльләр бар. Урында утырмагыз, алга таба да үсегез».

Журналистлар белән әңгәмә вакытында ТР Мәгариф һәм фән министры WorldSkills Kazan 2019 җиңүчеләре һәм призерлары «һәрвакыт иң яхшылар булыр» дигән ышаныч белдерде. «Чөнки аларның яңа технологияләргә, техникага ия булырга омтылышлары бар. Алар табигать биргәнне үстерә алган, дөнья күләмендә таныла башлаган. Кайда гына эшләсәләр дә, бу күнекмәләр һәрвакыт кирәк булачак. WorldSkills стандартлары – иң югары, һәм алар бөтен дөньяда югары бәяләнә. Татарстанда 3 меңгә якын студент WorldSkills стандартлары буенча демонстрацион имтиханнар тапшырды. Һәм без бу юнәлешне үстерәчәкбез», - диде ул.

Һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионатында катнашкан 26 кеше ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатларына ия булды, шул исәптән югары нәтиҗәләргә ирешкән конкурсантларны әзерләгән педагоглар да бүләкләнде.

Казан технология һәм дизайн көллияте лаборанты Виктория Малецкова «Цифрлы модельер» компетенциясендә беренче урынны алды. Ул аның өчен мондый дәрәҗәдәге чемпионатта катнашу «яңа күнекмәләр һәм тәҗрибә алу» булды, диде. «Бу минем өчен зур профессиональ үсеш», – диде кыз.

  • Казанда 22-27 август көннәрендә WorldSkills Kazan 2019 45нче дөнья чемпионаты узды. Анда 63 илдән 1354 яшь профессионал, шулай ук 1,3 меңнән артык эксперт катнашты. Алар 56 төп компетенция буенча ярышты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Россия җыелма командасы медаль зачетында икенче урынны яулады. Татарстаннан катнашучылар бер алтын, көмеш һәм бронза, шулай ук һөнәри осталыклар өчен сигез медальон алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100