news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Борһанов укытучыларга балаларга өй эшләрен күп бирмәскә кушты

Министр әйтүенчә, кичләр буе бергәләшеп дәрес әзерләп утыргач, ата-ананың тәрбия бирергә вакыты да калмый.

Рафис Борһанов укытучыларга балаларга өй эшләрен күп бирмәскә кушты
архив/Владимир Васильев

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәктәп укучыларына өй эшләрен күпләп бирүнең зыяны турында сөйләде. «Күпчелеген дәрестә бирергә кирәк. Бала кайткач, ял итәргә тиеш. Аның бит түгәрәкләре, секцияләре дә бар», — диде министр бүген 2нче лицей-интернатта узган киңәшмәдә.

Ул бүген баласы белән өй эше эшләп утырырга мәҗбүр әти-әниләрне «Преступление и наказание» әсәренә дә тиңләп карады. «Бәлки, башта укымаган әти-әниләргә җинаяте өчен җәзасы килә торгандыр. Ләкин алар арасында бит укыганнары да бар. Мәктәптә бирелгән башта кала. Без укыганда ярты сәгать булгандыр инде өй эше. Истә калмаган зур бәла булып», — ди. Министр сүзләренчә, бу темага роликлар да буш урында чыкмаган.

«Өй эшләре турында кайда гына язмыйлар. Агач койма булса, анда да язарлар иде. Өй эшләре буенча төгәл санитар нормалар бар», — диде. Беренче класста укучылар өчен өй эше бирелми. 2-4 сыйныфларда бер сәгать, 6 сыйныфка кадәр 1,5 сәгать, өлкән сыйныфлар өч сәгатькә кадәр вакытын сарыф итәргә мөмкин.

«Өйгә бирелгән эшне бала эшләми бит аны. Без укыганда, ата-анадан сорау башка да килми иде, чөнки алар юк, алар эштә иде. Шуңа күрә күбесенчә дәрестә бирергә кирәк. Бала бит әле кайткач, ял да итәргә, ата-анасыннан тәрбия булырга тиеш», — ди Рафис Борһанов. Аның фикеренчә, тормышта ата-ана, әби-бабай шөгыльләнгән вакытның бөтенесен кушсаң, көненә алты сәгать тирәсе өй эше эшләүгә китә.

«Алар бит тәрбия бирәсе урынга, кычкырышып, кичкә хәлләре бетеп, бүлмәгә кертеп җибәрәләр дә, берсе үз караватына ава, икенчесе савыт-сабага тотына. Ярый әле бүген савыт-сабаны тыгып кына җибәрә торган машиналар бар, төймәсенә баса да, анысы егыла кырыйда. Алай булырга тиеш түгел бит, тәрбия бирелми кала», — ди министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100