news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Борһанов: Укытучылар, ата-аналар, балалар – барысы да мәктәпне сагынды

ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәгариф өлкәсенә кагылышы булган кешеләрне Белем бәйрәме белән котлады.

Рафис Борһанов: Укытучылар, ата-аналар, балалар – барысы да мәктәпне сагынды
архив/Владимир Васильев

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов укытучылар, ата-аналар, балалар мәктәпне сагынды дип белдерде. Бу турыда ул мәгариф өлкәсенә кагылышы булган кешеләрне Белем бәйрәме белән котлау сүзендә әйтте. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

«Быел республикабызда Белемкөне — икеләтә бәйрәм. Бүген Татарстан укучылары өчен сигез яңа мәктәп үз ишекләрен ача. Бу мөһим вакыйга, ул Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең мәгариф өлкәсенә булган җитди игътибарын һәм зур ярдәмен тагын бер кат раслый», — ди мәгариф һәм фән министры.

Рафис Борһанов сүзләренчә, яхшы белем — тормышта уңышка ирешүнең нигезе. Укытучының осталыгы балаларда белем алу теләге уята белү һәм яңалыкларга омтылуда күренә. Тормыш укытучыларга һәрвакыт югары таләпләр куя: укыту технологияләре, уку программалары үзгәрә, яңа стандартлар кертелә. Педагогларның игелекле хезмәте өчен министр рәхмәт әйтә.

Рафис Борһанов ата-аналарга да мөрәҗәгать итә. «Кешенең уңышы, һичшиксез, аның иң якын кешеләренең көндәлек тырышлык, сабырлык һәм җаваплылык таләп итә торган хезмәте нәтиҗәсе. Сезгә бәхет һәм гаилә иминлеге телим!» — ди ул.

Министр барлык мәктәп укучыларына һәм студентларга яңа уку елында яхшы билгеләр, иҗатка һәм вакыйгаларга бай тормыш тели.

«Кадерле дуслар! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм яхшы кәеф юлдаш булсын! Хәерле сәгатьтә!» — диелә Рафис Борһановның котлау сүзендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100