news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Борһанов укучыларның белемен гадел бәяләүгә игътибар итәргә кирәк дип исәпли

Быел Бөтенроссия тикшерү эшләренең объектив булмаган нәтиҗәләре 49 мәктәптә ачыкланган.

Рафис Борһанов укучыларның белемен гадел бәяләүгә игътибар итәргә кирәк дип исәпли
Александр Эшкинин

(Казан, 24 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Безгә мәктәпләрдә Бөтенроссия тикшерү эшләре гадел бәяләнүенә игътибар юнәлтү зарур. Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Кукмарада мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең “Татарстан Республикасы мәгарифе – киләчәккә инвестицияләр” темасына киңәшмәсендә шундый бурыч куйды.

Аның әйтүенчә, 2018 елда объективлык түбән булган 49 мәктәп ачыкланган, 2017 елда шундый 182 мәктәп булган. Бу мәгълүмат Рособрнадзорның рәсми сайтында урын алган. “Моңа бәйле рәвештә, муниципаль дәрәҗәләрдәге җитәкчеләрне җентекле анализ ясамый һәм методик ярдәм күрсәтми торып, өлгерешне йә арттырып күрсәтү, йә түбән күрсәткечләр өчен җәза бирү кебек административ гамәлләрдән саклануларын сорыйм”, - диде министр.

Рафис Борһанов гомуми белем сыйфаты җентекләп анализлануын әйтте. “Ел дәвамында алдынгы районнар тәҗрибәсе таратылачак, ә 11 сыйныфларның дәүләт аттестациясе буенча түбән күрсәткечле мәктәпләргә аерым игътибар биреләчәк”, - диде ул.

Министр укыту-методик эшчәнлекне өйрәнү буенча координацион совет эше зур роль уйнаячагын әйтте.

“Математик белем сыйфатын арттыруга өстенлек биреләчәк. Кайбер районнар тәнкыйтькә дучар булган иде. Бу мәсьәләдә күләмле методик эш башкарылды. Тулаем алганда, республика буенча математика белеме уңай тенденциягә ия”, - дип билгеләп үтте Рафис Борһанов.

Министр узган август киңәшмәсендә инглиз телен укытуга карата борчулы фикерләр булганын искәртте. Министрлыкның чит тел белемен камилләштерү буенча юл картасы эшләгәнен әйтте. “Бу мәсьәлә, 2022 елдан чит тел буенча планлаштырыла торган мәҗбүри БДИны күздә тотканда, бик мөһим. 11 сыйныфлар арасында инглиз теле буенча бөтенроссия тикшерү эшләрендә катнаштык, 4,6,8 сыйныфларда традицион диагностик тикшерүләр үткәрдек. Сынау нәтиҗәләре мәктәпләрнең чит тел буенча мәҗбүри БДИ кертүгә әзерлеген күрсәтте”, - диде Борһанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100