Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рафис Борһанов укучы яшьләрне Студентлар көне белән котлады
Алган белемнәрегез, талантыгыз, актив гражданлык позициясендә торуыгыз Татарстан бәхете хакына хезмәт итәчәгенә ышанам, дип искәртте министр.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Вице-премьер – Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов республикадагы барлык укучы яшьләрне Студентлар көне белән тәбрик итте.
«Бүген – бөтен студентларның иң яраткан бәйрәме. Татарстан Республикасы студентларын әлеге бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм», - диелә Рафис Борһановның министрлык сайтында дөнья күргән котлау текстында.
«Студент еллары тормышыгызда иң яхшы һәм гомергә истә кала торган еллар булсын. Сезгә кызыклы лекцияләр, файдалы семинарлар, шулай ук фәнни-гамәли конференцияләр, форумнар, бәйге һәм фестивальләрдә актив катнашуыгызны теләп калам. Алган белемнәрегез, талантыгыз, актив гражданлык позициясендә торуыгыз Татарстан бәхете хакына хезмәт итәчәгенә ышанам. Республикабызның киләчәге ышанычлы кулларда икәнлегенә, сез алган белемнәрнең аның чәчәк атуына ярдәм итәчәгенә өметләнәсе килә. Иҗат итегез, хыялланыгыз һәм куйган максатларыгызга ирешегез!» - дигән теләкләрен җиткерде студентларга Рафис Борһанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз