Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рафис Борһанов: Татарстанның барлык мәктәпләрендә югары тизлекле Интернет булдырылды
«Хәзерге заман балалары — «визуаллар», һәм бу уку-укыту барышында исәпкә алынырга тиеш», — диде министр.
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәктәпләр югары тизлекле Интернет белән тәэмин ителгән, диде. Бу хакта ул ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте.
«Яз көне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык мәктәпләрен дә югары тизлекле Интернет белән тәэмин итү турында күрсәтмә бирде. Хәзер шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да мәктәпләргә җепселле-оптик элемтә линияләре керде», — диде министр.
Рафис Борһанов сүзләренчә, Интернет булу укытучыларга онлайн-курсларда укырга, Россиядәге иң яхшы методик эшләнмәләрне кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Дәрестә физика, химия, биология кебек фәннәрне видеоконтент белән тулыландырып, укучыларга кызыклы рәвештә мәгълүмат биреп булачак.
«Хәзерге заман балалары — «визуаллар», һәм бу уку-укыту барышында исәпкә алынырга тиеш», — диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз