news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Борһанов татарстанлыларны Россия фәне көне белән котлады

Без вакыт, буыннар һәм фәнни традицияләр арасындагы бәйләнеш алга таба да дәвам итсен өчен барысын да эшлибез, ди ТР мәгариф һәм фән министры.

Рафис Борһанов татарстанлыларны Россия фәне көне белән котлады
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов татарстанлыларны Россия фәне көне белән котлады.

«Хөрмәтле галимнәр, фәнни хезмәткәрләр, укытучылар, аспирантлар һәм студентлар, хезмәттәшләр! Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы коллективы һәм шәхсән үз исемемнән республикада яшәүче барлык галимнәрне һөнәри бәйрәмнәре – Россия фәне көне белән тәбрик итәм», - диелә вице-премьерның министрлык сайтында дөнья күргән котлавында.

Хәзерге вакытта республика территориясендә 110нан артык фәнни оешма эшли, дип искәртә Рафис Борһанов. Республикада өзлексез рәвештә дәүләт фәнни-техник сәясәтен камилләштерү процессы дәвам итә, ди ул.

Аның фикеренчә, фәнни казанышлары өчен аерым галимнәр һәм тикшеренү коллективларын матди яктан кызыксындыру - фәнни эшчәнлекне стимуллаштыру механизмнарының берсе.

«2017 ел Е.К.Завойский, А.Е.Арбузов, А.Н.Туполев исемендәге дәрәҗәле премияләр тапшырылу белән истәлекле. Н.И.Лобачевский исемендәге халыкара премиянең беренче лауреатын бүләкләү тантанасы булды. М.И.Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясе булдырылды», - диде вице-премьер.

«Хөрмәтле коллегалар, дуслар! Без галимнәребез белән горурланабыз һәм вакыт, буыннар һәм фәнни традицияләр арасындагы бәйләнеш алга таба да дәвам итсен өчен барысын да эшлибез. Шунлыктан чын күңелемнән фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнүчеләрнең һәммәсенә дә яңадан-яңа иҗади уңышлар, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, иминлек телим!» - дип сүзен йомгаклады ТР мәгариф һәм фән министры. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100