news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Борһанов: Татарстанда тел, мәдәният, мәгариф беренче урында тора

ТР мәгариф һәм фән министры ЮНЕСКОның Ассоциацияләшкән мәктәпләре эшчәнлегенә багышланган форумда катнашучыларны сәламләде.

Рафис Борһанов: Татарстанда тел, мәдәният, мәгариф беренче урында тора
Рамиль Гали

(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Татарстанда тел, мәдәният, мәгариф беренче урында тора. Бүген ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов ЮНЕСКОның Ассоциацияләшкән мәктәпләре эшчәнлегенә багышланган форумда шушы фикерен әйтте.

“Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән форумда катнашучыларны сәламләргә рөхсәт итегез. ЮНЕСКОның Ассоциацияләшкән мәктәпләр проекты уңышлы гына эшләп килә. Билгеле булганча, ул 182 илдән 11 оешманы берләштерә. Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча берләшкән милләтләр оешмасы балалар бакчасы, мәктәпләргә зур игътибар бирә. Әлеге проект яңа инновацияле алымнар, педагогик метод һәм программалар белән эшләргә мөмкинлек тудыра. Татарстанда бу уникаль проект кысаларында ТИСБИ идарә университеты эшли һәм анда 3 төрле программа булдырылган. Алар “Халыкара ЮНЕСКО кафедрасы”, “ТИСБИ-юниор” һәм “ЮНЕСКОның Ассоциацияләшкән мәктәбе”. ТИСБИ идарә университеты ректоры Нэлла Прусс ЮНЕСКО халыкара кафедрасы мөдире булып тора", - диде ул.

Министр сүзләре буенча, әлеге чараның Татарстанда узуы зур әһәмияткә ия. "Бездә тел, мәдәният, мәгариф беренче урында тора. Безнең мәктәпләрне карарга һәм андагы эш барышы белән танышырга мөмкин. Бу очрашуга тәҗрибә тупларга, яңа проектлар белән танышырга җыелдык. Барыгызга да актив булганыгыз, әлеге форумда катнашырга теләк белдергәнегез өчен рәхмәт сүзләрен ирештерәм”, - диде Р.Борһанов чыгышында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100