news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Рафис Борһанов: “Татарстанда мондый дәрәҗәдәге ярышлар үткәрелгәне юк иде”
Казанда «Свияга» укчылар комплексы базасында стендка ату буенча XXXIII Ауропа чемпионаты дәвам итә
Скопировать ссылку
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Казанда «Свияга» укчылар комплексы базасында стендка ату буенча XXXIII Ауропа чемпионаты дәвам итә.
ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов ир-атлар трапындагы финалны, ә аннары суперфиналдагы вакыйгаларны зур кызыксыну белән күзәтте. Соңгысында Ауропа укчылар конфедерациясе президенты Владимир Лисин Кубогы өчен сынаштылар.
“Татарстанда мондый дәрәҗәдәге ярышлар, мөгаен, беренче тапкыр үткәреләдер. Дөрес, бездә туплы һәм алкалы хоккей буенча дөнья чемпионатлары узды, әмма стендка ату буенча Ауропа чемпионаты бөтенләй икенче дәрәҗә, -дип шәрехләде министр сүзләрен турнир матбугат хезмәте. – Бу турнирны оештыруга, бигрәк тә техник проблемаларны хәл итүгә кагыла.”
“Әйе, авырлыклар, проблемалар булды, әмма без аларны уңышлы хәл иттек, барлык катнашучылар һәм куналкар Ауропа чемпионатын оештыру һәм үткәрү дәрәҗәсен югары бәяләде. Әлбәттә, чемпионат тәмамлангач, бу эшкә анализ ясыйбыз, безгә нәкъ шундый ярышларда өйрәнергә һәм тәҗрибә тупларга кирәк”, - дип белдерә Рафис Борһанов.
ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры фикеренчә, «Свияга» кебек комплексны файдалануга тапшыру безнең укчыларга җаваплы стартларга тагын да яхшырак әзерләнергә, ә яшьләргә осталыкларын камилләштерегә мөмкинлек бирә.
Рафис Борһанов Татарстан укчыларыннан Ауропа беренчелегендә медальләр көтүен белдерде. “Чемпионатта конкуренция көчле, күпләр җиңү яуларга тели. Василий Мосин һәм Светлана Деминага ышанабыз, алар ничек тә яхшы чыгыш ясарга тырышыр, дип уйлыйм”, - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot