news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Борһанов Татарстан Президенты исеменнән Казан студентының хыялын чынга ашырды

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты.

Рафис Борһанов Татарстан Президенты исеменнән Казан студентының хыялын чынга ашырды
Владимир Васильев

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов көллият студенты Полина Щербичка республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Кремль чыршысына билетлар тапшырды.

Мәгариф һәм фән министры 27 декабрьдә Мәскәүдә волонтерлыкны үстерү буенча Дәүләт Советы утырышы узуын, анда Татарстан Президентының да катнашуын искәртте. Шул ук көнне утырыш кысаларында «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе узган.

Кремльдә волонтерлар советы утырышында катнашучыларга россиялеләрнең открыткаларга язылган теләкләрен чынга ашырырга тәкъдим иткәннәр. Фойеда урнаштырылган чыршыларны уенчыклар һәм открыткалар белән бизәгәннәр.

«Әлеге акциянең максаты – социаль якланмаган гражданнарның теләкләрен үтәү, - диде Рафис Борһанов. - Ил һәм төбәк җитәкчеләре, шул исәптән Рөстәм Нургалиев та әлеге открыткаларны җыеп алды. Полина Щербичның открыткасы нәкъ менә безнең Президентка эләкте».

17 яшьлек Полина Казан төзелеш көллиятенең икенче курсында укый. Кыз 6 гыйнварда Мәскәүдә узачак Кремль чыршысында катнашырга хыяллана.

Һәм менә аның хыялы чынга ашты. Мәскәүгә бер көнлек сәяхәт барышында Полина Президент чыршысын да күрәчәк, Россия башкаласының истәлекле урыннары белән дә танышачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100