news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Борһанов татар телен белүенең файдасы тигән бер очракны сөйләде

Ул татарча камил сөйләшергә өйрәнү үрнәге итеп Фәрит Мөхәммәтшинны атады.

Рафис Борһанов татар телен белүенең файдасы тигән бер очракны сөйләде
архив tatarstan.ru

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Министрлар Кабинетында брифингта татар телен өйрәнүнең әһәмиятен әйтте. Татар телен белүенең үзенә файдасы тигән бер очракны сөйләде.

“Кытайга эш буенча баргач, татар теле миңа ярдәмгә килде. Кытайлылар рус телен яхшы белә, ләкин үзара нәрсәдәр сөйләшеп алу кирәк булганда, кытай теленә күчә иделәр. Андый вакытларда партнерың аңламаган телдә бер-ике сүз алмашу кирәк булып чыга. Нәтиҗәдә, без аларның нәрсә сөйләшкәннәрен белми идек, алар безнекен белмәде. Контракт төзегәндә, министрлык вәкиле “мин контрактның вакытын озайтырга әзер, нинди телдә сөйләшкәнегезне генә әйтегез” диде. Бу сер түгел, без Татарстаннан килдек, дим. Ә ул "баш инженер әйткән иде аны сөйләшүләргә уйгурны алып бар" дип, ә мин аны тыңламадым, ди”, - дип сөйләде министр.

Рафис Борһанов татар телен өйрәнгән кешеләрнең ачык үрнәге итеп, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны атады. “Фәрит Хәйруллович татарча бер сүз дә белми иде, бүген Татарстанда яшәүчеләрнең сирәге генә аның белен татар телен белү осталыгында ярыша алыр иде. Аның сүз запасы рус теленеке кебек үк бай”, - диде.

Министр телне ничә яшьтә дә өйрәнеп булуын билгеләп узды. “Татар теле – дәүләт теле, ул төрки телләргә ачкыч. Телне белүче күпкә зуррак өстенлеккә ия. Телне белү баета гына ул. Татар телен белүдән беркем зыян күрмәячәк”, - дип саный ул.

Борһанов телне өйрәнү методикасы әкренләп гадиләшә баруын әйтте. “Беренче этапта сөйләм телен кулланырга, укучылар белән табигый аралашырга тырышабыз. Аннары әкренләп кенә башкалар кертелә. Бу балалар оялмыйча сөйләшә алсын өчен кирәк. “Татар телен кем яхшырак белә” дигән сорау мин гел “татар телен яхшы укучы яхшы белә” дим”, - ди ул.

"Татар теленнән имтихан бирүчеләр саны кимесә дә, татар телен өйрәнүчеләр кимеми. Телне өйрәтү үзебездән тора. Балаларны тормыштан төрле мисаллар белән кызыктырырга, нәкъ менә үзең белән булган хәлләрне сөйләргә кирәк. Татар телен укый торган руслар да күбәйде, артистларның да кайберләре татарча җырлар башкара. Телгә игътибар эчке культурадан килә, телгә сакчыл караш кирәк”, - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100