Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рафис Борһанов тарихтан мәҗбүри имтихан кертү мөмкинлегенә фикерен белдерде
Министр тарихтан мәҗбүри Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек буенча укучылар һәм ата-аналар белән мотивацияле эш үткәрү кирәклеген әйтте.
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Татарстанның тарихтан мәҗбүри Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру буенча сынау режимындагы төбәк буларак керү мөмкинлегенә уңай карый. Бу хакта ул матбугат конференциясендә әйтте.
«Пилот» проектта катнашу имтиханда килеп чыга алган кыенлыкларны, укучылар һәм укытучыларга имтиханга ничек итеп әзерләнүне аңларга мөмкинлек бирә», — диде Рафис Борһанов.
Шул ук вакытта, Татарстанда тарихтан БДИ иң күп тапшырыла торган имтиханнар рәтенә керми. 2019 елда тарихтан имтиханны 1591 укучы биргән. Бу барлык укучыларның 10 проценты. Уртача балл 59,26 тәшкил итә. Тарихтан имтихан тапшыручылар елдан-ел кими.
Министр укучылар һәм ата-аналар белән тарихтан мәҗбүри Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек буенча мотивацияле эш кирәк, дип саный. «Иң мөһиме — бу юнәлештә тарих укытучыларының квалификациясен күтәрү. Әгәр мәктәптән чыкканда балалар үз иленең тарихын белүен, патриот булуын телибез икән, һичшиксез, тарихтан мәҗбүри БДИ кирәк», — диде ул.
- 2022 елда тарихтан мәҗбүри имтихан буенча пилот төбәкләр сайланачак.
Галерея: Итоговая встреча министра образования и науки РТ со СМИ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз