Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рафис Борһанов Түбән Камада "Тату сыйныф серләре" республика конкурсы финалын ачты
Конкурста иң мөһим һәм кызыклы проектлар – һәр сыйныф үз коллективында тормышка ашыра торган проектлар.
(Түбән Кама, 2 февраль, "Татар-информ"). Кичә Түбән Камада "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының финалы узды. Бәйгене Татарстан мәгариф министры Рафис Борһанов ачты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Татарстанның барлык почмакларыннан 26 команда килде,Хөкемдарлар ата -аналар комитетларының иң яхшы тәҗрибәсен бәяли: Түбән Камада гына да финалга эләгү хокукы өчен 200дән артык сыйныф үзара көч сынашты.
"Иң югары биеклегендә, һичшиксез, педагог торучы һәм ата-аналар, укучылар аның таянычы булырга тиешле әлеге гомумбилгеле өчпочмакта тыгыз элемтә кирәк, - диде ачылу тантанасында Рафис Борһанов. - Мондый мөнәсәбәт булганда гына без белем һәм тәрбия сыйфаты турында сөйли алабыз".
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры белдергәнчә, укытучылар, ата-аналар һәм укучылар берлегенең гамәлдәге иң якты үрнәге булып "Тату сыйныф серләре" бәйгесе тора. Ул республикада өченче ел рәттән оештырыла.
Конкурста иң мөһим һәм кызыклы проектлар – һәр сыйныф үз коллективында тормышка ашыра торган проектлар. 22нче гимназиядә, әйтик, ата-аналар берлегенең ир-атлары өчен алтынчы сыйныфларның берсендә гаилә клубы оештырганнар, шулай ук әтиләр өчен лекцияләр һәм практикумнар циклы үткәргәннәр. Психологлар һәм белем бирү курсларыннан тыш, ир -атлар өчен хәрби рухны күтәрү, телевизор һәм диваннан баш тарту өчен рыцарь турнирлары да оештырыла.
Рафис Борһанов сүзләренчә, биредә призлы урын алу гына түгел, аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм алга таба кызыклы инициативаларны бөтен республикага тарату да мөһим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз