Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рафис Борһанов рус теленнән БДИ нәтиҗәләрен югары булачак дип саный
Быел Татарстанда бердәм дәүләт имтиханын 16 мең укучы тапшырыр дип көтелә.
(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан буенча быел бердәм дәүләт имтиханын уналты мең укучы тапшырачак. Республикада рус теле буенча нәтиҗәләр югары булыр дип көтелә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан республикасының Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сөйләде.
“Быел да Татарстанда бердәм дәүләт имтиханы нəтиҗəлəре югары булыр дип ышанам. Бу бер көндə генə эшләнә торган эш түгел. Безнең укытучылар дистә еллар буена белем бирәләр, аларның тәҗрибәләре бар. Ике телле республика булуына карамастан, рус теле буенча бездә һəрвакыт югары күрсәткечләр.
Әлбәттә, күп телләр белүне зыянлы дип санамыйм. Минемчә, биш телне белсәләр дә, ун телне белсәләр дә, аның килəчәктә ярдәме чыга”, - дип белдерде Рафис Борһанов.
Рафис Борһанов сүзләренчә, быел Татарстанда БДИны 16 мең укучы тапшырачак. “Дөрес, статистика үзгəреп тора, демография буенча əле балаларның саны кимеми. Бәлки, киләчәктә бу саннар үзгәрергә мөмкин”, - диде ул.
“Оештыру мәсьәләләренә килгәндә, хилафлыклар булмады. Регламентлар буенча, 45 минут эчендə без имтиханны башларга тиеш, барысы да үтәлде”, - диде Рафис Борһанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз