Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рафис Борһанов Россия Федерациясенең көче мәдәниятләрнең күптөрлелегендә дип саный
Татарстанның Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Кукмарада "Семык" мари мәдәнияте бәйрәмендә чыгыш ясады.
(Кукмара, 2 июнь, "Татар-информ", Динә Йосыпова). Татарстанның Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Кукмара районы Починок-Кучук авылында "Семык" мари мәдәнияте бәйрәмендә чыгыш ясады. Россия Федерациясенең көче безнең мәдәниятләребезнең күптөрлелегендә, диде ул.
"Аерым деструктив көчләр һәр халыкның мәдәнияте, һәр халыкның теле һәм милләтләр кирәк түгел дип әйтергә теләгәндә, без шушы бәйрәмнәребез белән бөтенләй киресен исбатлыйбыз. 5 төрле милләт 5 төрле милли тел белеп, Кукмара җирендә тату яши. Бүген палаткалар аша үткәндә без төрле сөйләм ишеттек, әмма без барыбыз да бер-беребезне аңладык. Россия Федерациясенең көче шушы матурлыкта, безнең мәдәниятләрнең күптөрлелегендә. Безнең балалар безгә карап, шушы дуслыкка карап, әхлаклы, үзләренең кечкенә төбәкләрен, кечкенә ватаннарын һәм безнең бөек Россияне бик яратучан булып үсәләр. Безнең көч безнең дуслыкта", - диде Рафис Борһанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз