Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рафис Борһанов республика студентларын бәйрәмнәре белән котлады
"Студент елларын, педагогларны, курсташларыгызны беркайчан да онытмагыз һәм үзегез укыган вузны данлыклы эшләр белән данлагыз!", - ди министр.
(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов республика яшьләрен Россия студентлар көне белән котлады. Бу хакта ТР Мәгариф һәм министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Кадерле студентлар, интерннар, аспирантлар, укытучылар! Сезне чын күңелдән Россия студентларының искиткеч бәйрәме белән котлыйм. Бүген республика вузларында 145 меңнән артык студент белем ала, шуларның 12 меңе 106 ерак һәм 15 якын чит илләрдән килгән студентлар. Тагын 70 меңгә якын студент республиканың һөнәри белем бирү системасында белем ала.
Республикада Казан (Идел буе) федераль университеты, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты кебек эре мәгариф-фәнни үзәкләр урнашкан. Татарстан Республикасы яшьләрне заманча проектлар һәм программалар белән җәлеп итү үзәге булып тора.
Халыкара белем бирү форумнары ел саен кызыклы һәм перспективалы идеяләр авторларын җыя, күпләр өчен үз-үзен тормышка ашыру өчен старт мәйданчыгы булып тора. Республикада барган бер генә зур спорт вакыйгасы да студентлар арасыннан волонтерлар катнашыннан башка узмый. Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны үткәрү барышында безнең югары уку йортлары студентлары зур ярдәм күрсәттеләр.
Быел Казан һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Сезнең күбегез өчен ул тагын бер истәлекле вакыйга гына булып калмыйча, тормыш һәм һөнәри тәҗрибә дә булыр дип ышанам.
Сезгә уңышлы укуыгызны, сайлаган һөнәрегезне үзләштерүегезне, иң кыю теләкләрегезне тормышка ашыруыгызны һәм куелган максатларга ирешүегезне телим. Студент елларын, педагогларны, курсташларыгызны беркайчан да онытмагыз һәм үзегез укыган вузны данлыклы эшләр белән данлагыз! Бу вакыт сезгә үз көчегезгә ышаныч бирсен һәм хыялларыгыз тормышка ашсын!", - диелә министрның котлау мөрәҗәгатендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз