news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Борһанов: Милли мәгариф проблемалары чишелешен яңартылган ФГОСларда күрәчәкбез

Министр яңа стандартлар 2021 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәген әйтте.

Рафис Борһанов: Милли мәгариф проблемалары чишелешен яңартылган ФГОСларда күрәчәкбез
архив/Владимир Васильев

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген 2нче лицей-интернатта милли мәгариф өчен җаваплы методистлар һәм туган телдә белем һәм тәрбия бирүче мәктәп директорлары өчен киңәшмә узды. «Милли мәгариф өлкәсендәге проблемалар чишелешен тиздән кул куелачак ФГОСларда күрәчәкбез», — диде Татарстан вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов журналистларга.

Министр башлангыч һәм төп белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларына үзгәрешләр кертү буенча зур эш башкарылганын әйтте. Яңа стандартлар 2021 елның 1 сентябреннән үз көченә керергә тиеш.

«Яңа стандартларга быел беренче кварталда кул куелыр, методик аңлатмалар төбәкләргә җибәрелер дип көтелә. 2021 елның 1 сентябреннән яңартылган стандартлар планлы рәвештә тормышка ашырылачак. Алар бүген бик зур юл үтәчәк. Аны берничә оешмада, ведомстволарда, министрлыкларда карарга тиешләр, чөнки ул мәктәпнең төп законы бит», — диде Рафис Борһанов.

Министр милли мәгариф өлкәсендә РФ Мәгариф министрлыгы белән тыгыз эш алып барылганын әйтте. «Туган телдә белем бирү, туган телне өйрәнү соңгы елларда мөһим мәсьәлә, ул актуальлеген югалтмый. Республика ихтыяҗларын исәпкә алып, Россия халыкларының туган телләрен укыту концепциясенә, юл картасына безнең тарафтан тәкъдимнәр җиткерелде», — диде.

Киңәшмәгә балаларда милли үзаңны тәрбияләү максат итеп куйган җаваплы җитәкчеләр җыелган иде.

  • 2019/2020 уку елында «Туган тел һәм туган тел әдәбияты» предметы: 67,23 процент бала — татар телен, 31,19 процент бала — рус телен, 1,05 процент бала чуваш телен, 0,25 процент укучы удмурт телен, 0,12 процент бала мари телен, 0,01 процент укучы мордва телен, 0,15 процент укучы иврит телен өйрәнә. Федераль дәреслекләр исемлегенә 11 телдән 222 дәреслек кертелгән, шуның 89ы — татар теле һәм әдәбиятыннан.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100