news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рафис Борһанов математика буенча Бердәм дәүләт имтиханына кагылышлы үзгәрешне әйтте

Мәктәпне алдагы елларда тәмамлаган укучы математиканы профиль дәрәҗәсендә генә тапшыра ала.

Рафис Борһанов математика буенча Бердәм дәүләт имтиханына кагылышлы үзгәрешне әйтте
архив/Владимир Васильев

(Казан, 5 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2019 елда мәктәп тәмамлаучы укучы математика буенча Бердәм дәүләт имтиханын бары тик бер дәрәҗәдә генә тапшыра ала - я профиль, я база дәрәҗәсендә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

"Математика буенча имтиханны яңадан тапшырган очракта, чыгарылыш укучысы гаризада башка дәрәҗәне күрсәтә ала. Мәсәлән, профиль математикасыннан тиешле күрсәткеч бусагасыннан уза алмаган булса, яңадан тапшыру өчен база дәрәҗәсен сайлый ала, һәм киресенчә", - диде министр.

Рафис Борһанов аңлатканча, мәктәпне алдагы елларда тәмамлаган укучы математикадан имтиханны яңадан тапшырган очракта, профиль дәрәҗәлесен генә тапшыра ала, чөнки аның инде урта гомуми белем турында документы бар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot