news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рафис Борһанов мәктәптә телефон куллануга каршы булуын әйтте

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы уку-укыту барышында мәктәпләрдә укучыларның телефон куллануын тыюны тәкъдим итәчәк.

Рафис Борһанов мәктәптә телефон куллануга каршы булуын әйтте
Рамиль Гали

(Казан, 31 март, “Татар-информ”). Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәктәптә телефоннар куллануга каршы булуын әйтте. Бу хакта ул “Татмедиа” генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” өчен биргән интервьюсында җиткерде.

“Әйе, баланың ниндидер очракларда әти-әнисенә шалтыратырга хокукы булырга тиеш. Педагог, моны тиеш санап, аңа рөхсәт бирә. Әмма бу дәрес вакытында булырга тиеш түгел”, - дип белдерде министр.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы уку-укыту барышында мәктәпләрдә укучыларның телефон куллануын тыюны тәкъдим итәчәк.

“Дәрес барганда телефон кулланырга ярамаган мәктәпләр бар. Балалар да, ата-аналар да биредә тәртип булганын аңлап, бик теләп килә”, - дип билгеләп үтте ведомство башлыгы.

Интервьюның тулы текстын “События” газетасыннан укып була.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot