news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Борһанов: Мәктәптә икенче сменаның зыянын күрмибез

«Икенче сменаның әллә ни зур зыянын күрмим, чөнки мин ике смена укыган кеше», — диде министр.

Рафис Борһанов: Мәктәптә икенче сменаның зыянын күрмибез
Владимир Васильев

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Мәктәптә икенче сменаның әллә ни зыяны юк. Татарстан вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов шулай дип саный. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта әйтте.

Аның фикеренчә, балалар саны елдан-ел артса да, мәктәпләрдә укытуда проблема юк. «Беренче смена булмаса, икенчесе бар. Икенче сменаның әллә ни зур зыянын күрмим, чөнки мин ике смена укыган кеше», — диде министр. 

Икенчедән, демография дигәч, бүген бала саны арта, иртәгә кимергә мөмкин. «Мәктәпләр буш та тормасын дип киләчәкне дә уйлыйбыз», — диде. 

Рафис Борһанов сүзләренчә, унбишәр параллельле беренче сыйныфлар кабул ителгән яңа мәктәпләрдә дә һәркемгә урын җитте. «Берәү дә урамда калмады, бөтенесе дә мәктәпкә килделәр, үз урындыкларын, парталарын таптылар. Әле буш урыннар да бар, теләгән кешеләр килсә», — диде. 

Министр яңа микрорайоннар төзелгәндә нинди яңа объектлар кирәклеге алдан кайгыртылуын да ассызыклады. «Салават күпере» микрорайонына да федераль үзәктән тагын бер мәктәпне өстәп сораганнарын әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100