news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Борһанов Казанда балаларның 95 проценты бакчада урын белән тәэмин ителгәнен әйтте

Татарстан буенча өч яшьтән узган балаларның мәктәпкәчә учреждениеләрдә урын белән тәэмин ителеше 99 процентны тәшкил итә.

Рафис Борһанов Казанда балаларның 95 проценты бакчада урын белән тәэмин ителгәнен әйтте
Рамиль Гали/архив

(Казан, 27 август, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Быел ел башында Казанда балаларның бакчада урын белән тәэмин ителеше 95 процентны тәшкил иткән. Бу хакта шәһәр мәгариф хезмәткәрләренең “Казан мәгариф системасы – яңа мөмкинлекләр һәм иҗтимагый диалог өчен киңлек” август конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов җиткерде.

Татарстан буенча өч яшьтән узган балаларның мәктәпкәчә учреждениеләрдә урын белән тәэмин ителеше 99 процентны тәшкил итә. “Казанда бу проблема актуальлеген югалтмый”, - диде ул.

Татарстан мәгариф һәм фән министры сүзләренчә, 2018 – 2019 елларда республикада 6 меңнән артык урынга 29 балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Шуларның 3 меңнән артыгы ясле төркемнәрендә булачак.

“Мәктәпкәчә гаилә учреждениеләрен арттыруга игътибар итәргә кирәк. Казанда андый тәҗрибә бар. Муниципаль балалар бакчалары карамагындагы күп балалы гаилә базасында 12 төркем эшли. Күп балалы гаиләләргә әлеге тәҗрибә турында мәгълүмат бирергә кирәк, ә гаилә балалар бакчасы төркемнәре оештырырга теләүчеләргә ярдәм итәргә кирәк”, - дип йомгаклады Борһанов.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100