Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рафис Борһанов гражданлык белеме бирүне үстерү буенча "Юл картасы" әзерләргә кушты
Мәгариф министры бу хакта кичә ТР Хөкүмәт йортында узган министрлык коллегиясе утырышында җиткерде.
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). "Татар-информ" кичә, 23 апрельдә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе утырышы узуы турында хәбәр иткән иде. Утырышны ачып, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов гражданлык белемен бирүне үстерү буенча муниципаль "Юл карталары" эшләргә кирәклеген билгеләп үтте.
«Гражданлык белемен бирүнең мөһимлеген исәпкә алып, без республика Президенты белән килештерү буенча халыкара тикшеренүдә катнаштык, аңа 148 мәктәптән 3 меңнән артык VIII сыйныф укучысы керде. Тикшеренүдә педагоглар һәм мәктәп җитәкчеләре дә катнашты. Муниципаль мәгариф идарәләре җитәкчеләренә бу тикшеренү нәтиҗәләрен җентекләп өйрәнергә һәм гражданлык белемен бирүне үстерү буенча муниципаль "Юл карталары" эшләргә кирәк», – диде Р.Борһанов.
«Учительская газета» баш мөхәррире Петр Положевец 2016 елдагы гражданлык белемен бирүне үстерү буенча чагыштырма тикшеренү нәтиҗәләре белән таныштырды.
Ул 2016 елдагы төп тикшеренүдә Татарстанның да катнашуын билгеләп үтте.
Татарстанның тикшеренүдәге уртача баллы – 548. Республика мәктәпләре укучыларының тикшеренү буенча нәтиҗәләре уртача күрсәткечтән 31 баллга югарырак.
«Тикшеренү материаллары яхшылап өйрәнүне таләп итә. Минемчә, Мәскәүдәге коллегаларыбыз белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә кирәк. Тулаем Татарстан ярыйсы гына әйбәт баскычта, әмма игътибар итәргә тиешле моментлар бар, чөнки белем бирү һәм тәрбия сыйфаты бик мөһим. Кайбер урында без - югарыда, ә кайсында җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Анализларга кирәк. Мөгаен, боларның барысын да җентекләп өйрәнгәч, ниндидер документ әзерләнер һәм без юл картасын билгеләрбез», – дип утырышка йомгак ясады Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз