news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Борһанов: Дистанцион укытуга күчү укытучыларның хезмәт хакына йогынты ясамаячак

19 марттан урта һөнәри һәм югары белем бирү оешмалары студентлары дистанцион укуга күчә.

Рафис Борһанов: Дистанцион укытуга күчү укытучыларның хезмәт хакына йогынты ясамаячак
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Югары һәм урта һөнәри белем бирә торган уку йортларының студентларын дистанцион укытуга күчерү укытучыларның хезмәт хакына йогынты ясамаячак. Бу хакта бүген брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сөйләде.

«Бу мәсьәләне без бүген югары уку йортлары ректорлары советы утырышында күтәрдек. Ректорлар укытучыларның хезмәт хакы киметелми дип килеште. Хәзерге вазгыять — көтелмәгән хәл, шуңа күрә хезмәт хакын киметмәячәкләр яки укытучыларга бәйле булмаган сәбәпләр аркасында кемнедер эштән азат итмәячәкләр», — дип сөйләде Татарстан мәгариф һәм фән министры.

Рафис Борһанов урта һөнәри белем бирү оешмаларын читтән торып укытуга күчерү шулай ук педагогларның хезмәт хакларында чагылыш тапмаячак, дип ышандырды. «Муниципалитетлар шундый ук юлдан барырлар дип уйлыйм. Мәктәпләр өчен аерым предметлар буенча белгечләрне эштән азат итү өчен әзерләмибез», — дип искәртте ул.

Министр сүзләренчә, 19 марттан урта һөнәри белем бирү оешмалары алдан эшләнгән программалар буенча дистанцион укуга күчә. «Иртәгә югары уку йортлары да дистанцион укуга күчә. Тармак югары уку йортлары бар. Ведомстволар аларга киңәшләр бирде», — диде ул.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, коронавирус таралу сәбәпле, хәзерге вакытта Россия югары уку йортларының 65 проценты дистанцион укуга күчкән. Студентлар укытучылар белән электрон вуз системалары аша элемтәдә торачак.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100