news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Борһанов Чаллыда өч мәктәп директоры эшеннән китүенең сәбәпләрен аңлатты

Министр сүзләренчә, директорлар белән килешүләрне өзү имтиханның түбән нәтиҗәләренә бәйле түгел.

Рафис Борһанов Чаллыда өч мәктәп директоры эшеннән китүенең сәбәпләрен аңлатты
архив/Владимир Васильев

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Яр Чаллыда өч мәктәп директоры вазифасыннан китүе Бердәм дәүләт һәм Төп дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренә бәйле түгел. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында журналистларга Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

  • Матбугат чараларында Яр Чаллыда БДИ нәтиҗәләре түбән булган берничә мәктәп директоры белән контракт озайтылмаячак дигән мәгълүмат чыккан иде. Чынлыкта исә, БДИ һәм ТДИ нәтиҗәләре килешүне өзүгә сәбәп түгел. Эшлекле дүшәмбедә Чаллы мэры Мәһдиевнең сүзләрен дөрес җиткермәгәннәр.

“Кичә Чаллыда җитәкчелек белән сөйләшү булды. Чаллы мэры Наил Мәһдиев сүзләрендә башка мәгънә яткан. Өч директор буенча контрактлар өзелгән. 1нче мәктәп директоры авыру әнисен карыйсы булганга гариза язган. 23нче мәктәп директоры Казанга күченә. 38нче мәктәп директоры сәламәтлек торышы буенча гариза язган, бер ел инде больничныйда булган”, - диде Рафис Борһанов.

Министр Бердәм дәүләт имтиханының эчке эш өчен корал булуын искәртте. “Районнарны районнар, мәктәпләрне мәктәпләр белән чагыштырырга җыенмыйбыз. Без чагыштырып, кирәкмәгән узыш, имтиханнарда киеренкелек кенә тудырачакбыз. Без чагыштыруга каршы, ләкин һәр мәктәп үз күрсәткечләре буенча эшләргә, нидә артта калганын белергә, аңларга тиеш”, - диде Борһанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100