Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рафис Борһанов Чаллы мәктәпләрендәге низаглар турында: Барлык якларны тыңларга кирәк
Министр бу вакыйгаларга ачыклык кертү өчен эшче төркемнең Чаллыга киткәнен әйтте.
(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Яр Чаллы мәктәпләрендә булган хәлләргә карата фикерен әйтте. Ул вакыйгаларга бәя бирү өчен, башта фактларны ачыкларга, барлык якларны тыңларга кирәк дип исәпли.
"Яшьләр дә, ата-аналар да бу низагларга карата фикерен әйтә. Мин ярсуны бераз суытырга телим. Барыбыз да җентекләп ачыкларга, дөрес бәя бирергә тиеш. Ә бүген мин бернинди бәя дә бирмәс идем, чөнки әле барлык яклар да тыңланмаган, фактлар тикшерелмәгән", - диде ул журналистларга Мәгариф һәм фән министрлыгында.
"Без эшче төркем булдырдык. Мин урынбасарым һәм шушы төркем әгъзаларын, андагы коллегалар белән берлектә бу хәлләрне тикшереп, сәбәпләренә төшенү, бу вакыйгаларда системалылык бармы икәнен ачыклау өчен, Чаллыга җибәрдем. Аннары уртак карарга килербез", - ди Рафис Борһанов.
"Без "янгынны" сүндерү яклы түгел, ә аның килеп чыгуына чик кую яклы. Безнең өчен гаеплеләргә үз дәгъвабызны белдерә алмаслык категория юк - укучы булмасынмы ул, ата-ана, укытучымы. Шул ук вакытта аларның һәркайсы үз фикерен җиткерергә хокуклы", - дип ассызыклады министр.
- Яр Чаллыдагы 13 һәм 55 нче мәктәпләрдә педагогларның укучыларны ашханәгә кертмәве төшерелгән видео барлыкка килде. Бүген, шулай ук, социаль челтәрләрдә 15 нче мәктәпнең ике бишенче сыйныф укучысы эпилепсияле классташларын кыйнау турында аноним пост пәйда булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз