news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Борһанов: Биш көнлек уку атнасына күчүне һәр мәктәп үзе хәл итә ала

Министр фикеренчә, биш көнлек уку атнасы өчен бөтен республика исеменнән имзалар җыярга кирәкми.

Рафис Борһанов: Биш көнлек уку атнасына күчүне һәр мәктәп үзе хәл итә ала
Владимир Васильев

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Биш көнлек уку атнасына күчүне һәр мәктәп үзе хәл итә ала. Бу хакта туры эфир барышында Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

“Дәресләр, дәрестән тыш түгәрәкләр режимын, шулай ук биш яки алты көнлек уку атнасын эшләү мәктәп компетенциясендә. Бу конкрет белем бирү учреждениесе һәм аны гамәлгә куючы вәкаләтләрендә. Мәктәпләрне гамәлгә куючы булып, муниципаль хакимият органнары санала. Мин бу эшне муниципалитетларга күчермим, бу мәсьәләләрне кайда хәл итәргә кирәклеген генә аңлатам”, - диде министр.

Аның фикеренчә, бу сорауны бер калыпка салып карарга ярамый. “Укытучы укытучыга, ата-аналар да бер-берсенә охшамаган, шуңа бөтен республика өчен имзалар җыярга кирәкми, чөнки һәр мәктәпнең үз программасы, һәм ата-аналар баласын кайбер фәннәр тирәнтен өйрәтеләчәген белеп биргән”, - диде.

Министр сүзләренчә, бу сорауларны ата-аналар комитеты һәм мәктәп администрациясе хәл итә ала. "Беркем көчләп такмый. Цивилизацияле, закон ягыннан аңлаешлы юллары бар”, - диде Рафис Борһанов.

2019-2020 уку елларында Татарстанда биш көнлек уку атнасы режимында 28 мәктәптә 5 меңнән артык башлангыч сыйныф укучысы белем ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100