Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рафис Борһанов бертуганнарны бер мәктәп, бакчага кертү турында законны уңай бәяләде
«Нормаль, дөрес кешелек логикасы өстен чыкты. Армиядә дә хәтта шулай иде, бертуганнарны бер частька җибәрә иделәр», — ди министр.
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бертуганнарны бер мәктәп яки бакчага кертү турында законны уңай бәяләде. Бу хакта фикерен ул журналистларга матбугат конференциясендә җиткерде.
«Нормаль, дөрес кешелек логикасы өстен чыкты. Армиядә дә хәтта шулай иде, бертуганнарны бер частька җибәрә иделәр», — диде Рафис Борһанов. Ул беренче класска балалар микрорайонга беркетелү буенча кабул ителгәнен билгеләп узды. Бу муниципаль норматив акт буенча шулай. Ә мәктәпкәчә учреждениеләргә килгәндә, бакчага урын муниципалитет территориясендә бирелә ала.
«Әгәр муниципалитет, әйтик, Горкида яшәүчегә башка районда урын бирсә, ул үз бурычларын үти. Ләкин әни кешегә шәһәрнең бер башыннан икенчесенә барырга туры килә. Аннары абый-апасы булган җирдә балага ияләшү дә җиңелрәк», — дип саный министр.
Рафис Борһанов 13 декабрьдән бу нигезләмә үз көченә кергәнен искәртте. Шулай ук, министр ташламаларга ия категорияләр чираты турында онытмаска кирәклеген искә төшерде. «15нче урында булып, бер ел эчендә 17нче урында булсаң, синең алда ике ташламалы кеше дигән сүз. Алар закон буенча шунда билгеләнә. Бүтән вариантлар юк. Без үзебез яхшы мәгънәдә электрон чират «корбаны» булдык», — ди ул.
Министр чиратның үтә күренмәле, ачык күренүен, прокуратура күзәтүендә дә булганын искәртте. «Без бит пилот төбәк буларак керттек моны», — диде.
13 декабрьдә РФ Президенты Владимир Путин балалар бакчаларына кабул иткәндә, бертуганнарны аермау турында законга кул куйды. Ягъни, гаиләдәге төпчек баланы абый-апалары йөргән бакчага алырга тиешләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз