news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Борһанов бердәм һәм төп дәүләт имтиханнарын оештыру турында сөйләде

Татарстан мәгариф һәм фән министры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында мәктәп укучыларының дистанцион дәресләре кайчан төгәлләнәчәген әйтте.

Рафис Борһанов бердәм һәм төп дәүләт имтиханнарын оештыру турында сөйләде
Владимир Васильев

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Татарстанда дистанцион белем бирүне оештыру, мәктәп укучылары төп һәм бердәм дәүләт имтиханнарын кайда тапшыруы, эшнең яңа формасының педагогларның хезмәт хакы һәм белем бирүнең сыйфатына нинди йогынты ясавы турында сөйләде. Министр Андрей Кузьминга интервью бирде.

«Май аенда дәресләр тәмамланачак. 8 июньдә республикада — беренче бердәм дәүләт имтиханы, ә 9 июньдә беренче төп дәүләт имтиханы узачак. Төп дәүләт имтиханы быел ике төп сынаудан (математика һәм рус теле) гыйбарәт. Аларны балалар, гадәттәгечә, имтихан кабул итү пунктларында тапшырачак. Әлеге процедура законда билгеләнгән, шунлыктан бернәрсәне дә үзгәртмәячәкбез», — дип искәртте спикер.

Рафис Борһанов билгеләп үткәнчә, имтихан вакытында гамәлдәге барлык санитар нормалар һәм кагыйдәләр дә үтәләчәк. Мәктәп укучыларын бер-берсеннән Роспотребнадзор тәкъдиме белән билгеләнгән ераклыкта утыртачаклар. Ихтыяҗ булса, балаларны берничә агымга бүлү күздә тотыла.

Рафис Борһанов белән әңгәмәне «События» сайтында укыгыз. Видеоверсиясе белән «Татар-информ» агентлыгының YouTube видеохостингындагы каналында танышырга мөмкин. Әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне — 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100