news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Борһанов: БДИ биремнәрен чыгаруда барлык техник хезмәтләрнең үзара яхшы эшләве мөһим

“Безнең өчен материалларны чыгаруны сынап карау бик мөһим”, - ди министр.

Рафис Борһанов: БДИ биремнәрен чыгаруда барлык техник хезмәтләрнең үзара яхшы эшләве мөһим
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтүенчә, Бердәм дәүләт имтиханы биремнәрен чыгаруда барлык техник хезмәтләрнең үзара яхшы эшләве мөһим. Бу хакта ул Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.

Ул Татарстанның бөтен Россия буенча имтихан тапшыру пунктларының техник яктан әзерлеген тикшерүдә катнашуын белдерде. “Контроль-үлчәү материалларының (КИМ – Т.И. искәрмәсе) тулы комплектын бастырып чыгару технологиясе аудиториядә 11 сыйныф укучылары катнашында сынала”, - диде министр.

Рафис Борһанов 15 мартта имтихан үткәрү буенча биш пунктта профиль дәрәҗәле математика буенча КИМ комплектын чыгару технологиясе сынап каралачагын әйтте. “Безнең өчен материалларны чыгаруны сынап карау бик мөһим. Кайчак экстремаль хәлләр килеп чыга, узган елда да андый очраклар булды, ләкин вакытынча чарасын күрдек”, - диде.

Министр сүзләренчә, имтихан алдыннан тикшергәндә индикатор уты да кабынган булырга мөмкин, тик материалларны чыгарыр вакыт җиткәч кенә нәрсәдер комачаулый. “10да башланган имтиханда 10.45тә биремнәрне үти башларга тиешләр, шул вакытта башланмаса, имтихан башка көнгә күчерелә. Шуңа күрә барлык техник хезмәтләрнең үзара яхшы эшләве кирәк”, - диде.

Рафис Борһанов әйтүенчә, 14 апрельдә барлык пунктларда җәмгыять белеме буенча, 15 майда рус теле, 16 майда инглиз теле буенча апробацияләр көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100