news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Борһанов: Бала имтиханны куркып тапшырырга тиеш түгел

Министр әйтүенчә, имтихан алдыннан ситуацияне тотрыклы тыныч итү, баланың имтиханга тыныч күңел белән баруына ирешү – күмәк хезмәт.

Рафис Борһанов: Бала имтиханны куркып тапшырырга тиеш түгел
архив/Рамиль Гали

(Казан, 5 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бала имтиханны куркып бирергә тиеш түгел. Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Хөкүмәт йортында узган брифингта шулай дип белдерде.

“Баланың да укытучыны, укытучының да баланы куркытырга хокукы юк. Бөтен кеше дә имтиханга әзерләнгәндә дә, тапшырганда да, бер-берсенә елмаеп, имтиханга якты караш белән керергә һәм чыгарга тиеш”, - дип белдерде министр.

Аның әйтүенчә, имтихан алдыннан ситуацияне тотрыклы тыныч итү, баланың имтиханга тыныч күңел белән баруына ирешү – күмәк хезмәт. “Бу я ата-аналар җилкәсенә, я педагоглар, я башка хезмәткәрләр җилкәсенә генә йөкләнә дип әйтеп булмый. Мәктәпләрдә булган психологлардан тыш, имтиханга баланы махсус әзерләүдә һәммәбез катнашырга тиеш”, - диде министр.

Рафис Борһанов сүзләренчә, психологик ярдәм кирәк булса, ата-аналар психологик үзәкләргә үзләре дә мөрәҗәгать итә ала. “Балалар арасында төрлесе бар, кемдер җиңелрәк кичерә, кемдер бер атна алдан хафалана башлый”, - диде. Ул өйдә баланы имтиханга психологик яктан дөрес итеп әзерләүдә әти-әниләр дә җаваплы булуын искәртте.

Министр 1 сыйныфтан башлап үткәрелә торган контроль эшләре, төрле сынау эшләре БДИ алдыннан чыныктырганын билгеләп узды. “Шул рәвешле, балалар җитди карарга, хатасыз эшләргә кирәклеген аңлый”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100