Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рафис Борһанов Бөтенроссия бәйгеләрендә җиңгән Татарстан педагогларын котлады
Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов 11 педагогка Рәхмәт хатлары тапшырды.
(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ"). Казанда Бөтенроссия бәйгеләрендә җиңгән 11 педагогны котладылар. Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов аларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бүләкне министр кулыннан К(П)ФУ IT-лицее директоры, “Ел директоры” Бөтенроссия бәйгесе суперфиналисты Тимербулат Самерханов һәм 2017 елның иң яхшы директорлар унлыгына кергән Иннополис мәктәбе директоры, “Уңышлы мәктәп -2017” Бөтенроссия бәйгесе көмеш медаль иясе Айнур Шиһапов алды.
Бүләкләнүчеләр арасында шулай ук Лениногорск районы Балалар иҗат йорты өстәмә белем бирү педагогы Надежда Афанасьева, Мамадыш районы Балалар һәм яшүсмерләр йорты өстәмә белем бирү педагогы Андрей Филиппов, Түбән Каманың И. Х. Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗат йорты педагог-оештыручысы Анна Гафиятова һ.б. педагоглар бар иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз